Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләре Болгарга форумга җыелды


Мөселман яшьләре форумы Татарстан мөфтияте фатихасы белән ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:58 0:00

20-26 июльдә Болгарда мөселман яшьләре форумы үтә. Марокко, Төркиядән дә кунаклар булачак. Форумны Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ачты.

Форумда Татарстанның 45 районы, Русия төбәкләре, шул исәптән Кырымнан 18-30 яшьтәге йөзләп мөселман катнаша. Бу хакта әлеге чарага багышланган, “Татар-информ” агентлыгы матбугат очрашуында да әйтелгән иде.

Чара 20 июльдә Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазыннан соң ачылды, анда мөфти Камил Сәмигуллин һәм аның урынбасарлары катнашты. Аннан соң яшьләр Болгарга юнәлде. Биредә алар чатырлар җәйләвендә яшәп, атна дәверендә төрле очрашуларда, түгәрәк өстәлләрдә, тренингларда катнашачак.

Һәр көнне билгеле бер шигар белән үткәрү каралган. Мисалга, беренче танышу көне “Әссәләмәгаләйкүм”дип, икенче көн “Яшьләр Исламда” дип аталачак, аерым “Гыйлем көне” үткәреләчәк. Биредә яшьләрнең уку йортларында нинди кыенлыклар белән очрашуы, аларны ничек хәл итү кебек мәсьәләләрне карау да күздә тотыла. Шул исәптән, чаралар барышында бүгенге көндә яшьләрне борчыган мәсьәләләр хакында сөйләшүләр дә карала.

"Әлеге форумга яшьләрнең төрле яктан үсешен күзаллап програм төзедек. Анда дини якка да, гомумән, яшьләрнең камилләшүенә, әхлакый үсешенә басым ясалган. һәр көнебез билгеле бер шигар белән узачак.

Соңгы вакытта яшьләр арасында интернет дөньясында, социаль челтәрләрдә яшәү киң таралган һәм аның проблемлы яклары юкмы, яшьләр киләчәккә ничек карый, нинди проблемнар, нинди планнар белән яши - менә аларга да басым ясарга уйладык", дип сөйләде Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Биредә билгеләп үтелгәнчә, яшьләр белән очрашуларда, Татарстан вәкилләреннән кала, чит ил вәкилләре дә катнаша. Мисалга, Мароккодан Абдурахим Лакрим килде, шулай ук, Төркиянең Бурса шәһәре мөфтие Мәхмәт Имәнәй булуы да көтелә.

Форумны Татарстан диния нәзарәте оештыра.

XS
SM
MD
LG