Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанның "ЮВТ-аэро" ширкәтендә татарча белгән пилотлар эшләячәк"


Бөгелмә һава аланында юлчылар очкычка күтәрелә
Бөгелмә һава аланында юлчылар очкычка күтәрелә

Татарстанның "ЮВТ-аэро" очкычлары Бөгелмәдән Мәскәүгә оча башлады. Ширкәт җитәкчесе Петр Турбаев очкычларда татар, инглиз һәм рус телләре тигез яңгыраячак дип әйтә.

17 июль көнне Татарстанның яңа оешкан "ЮВТ-аэро" (Юго-восток Татарстан аэро) һава ширкәте очкычлары Бөгелмәдән Мәскәүгә оча башлады. Ширкәт җитәкчесе Петр Турбаев әлеге тарихи рейсны кире кайтардык дип әйтә. "Ак Барс Аэро" эшчәнлеген туктаткач, Мәскәү-Бөгелмә арасында "РусЛайн" очты, әмма алар бу маршруттан киткән.

Турбаев үзләренең очкычларында киләчәктә татар теленең дә һәрдаим яңгырап торачагын әйтә. "ЮВТ-аэро" ширкәте элекке "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро" нигезендә оешты. Әлеге ике ширкәт очкычларында бик үк камил булмаса да, татарча да белдерүләр ясала иде.

Бүген очкычларда пилотларның салонда утырган юлчыларга кайдан очулары, нинди шәһәрләр өстеннән үтүләре, кайчан барып җитүләрен әйтүе гадәти күренеш. Турбаев "ЮВТ-аэро" пилотлары русча һәм инглизчә генә түгел, ә татарча белергә тиеш дип саный.

Петр Турбаев
Петр Турбаев

"Без хәзердән үк татарча, русча һәм инглизчә мәгълүмат биргән пилотлар эшләвен телибез. Татарстанда татарча белгән пилотлар бар. Мәскәүдән Бөгелмәгән очкан "РусЛайн" һава ширкәтендә моңа игътибар бөтенләй юк иде", ди Турбаев.

Киләчәктә "ЮВТ-аэро" Бөгелмәдән Петербур, Түбән Варта, Сочига һәм Казаннан Мәскәү, Петербур, Чиләбе, Новосибирски, Сочи, Симферополь, Геленджикка очарга җыена. Әлегә төгәл билгеләнгән вакыты юк. "Сөйләшүләр бара, әлеге шәһәрләргә юл алу өчен озак калмый һавага күтәрелербез", ди Турбаев.

Бүген һава базарында көндәшлек үтә дә көчле. Мисал өчен, Мәскәүдән Казанга гына көненә төрле һава ширкәтләренең уннан артык очкычы килә. Яңа оешып оча башлаган "ЮВТ-аэро"га үзен таныту, салонны юлчылар белән тулы итү җиңел булмаячак.

Турбаев Бөгелмә-Мәскәү арасында һәр көн очкан очкычта пассажирлар 80%тан да ким булмас дип өметләнә. Бөгелмәгә башка һава ширкәтләренең очкычлары килми. Җитәкче сүзләренчә, зур булмаган очкычларда пассажирлар 80% һәм аннан да күп булган очракта гына, чыгымнар тулысынча капланып, табыш китерә башлаячак. Турбаев Казан һава аланыннан Мәскәүгә дә үз очкычларында пассажирлар булыр дип өметләнә. "Без Внуковога очачакбыз. Әлегә бу һава аланына Казаннан берәү дә очмый", ди ул.

Чит илләргә очуга килгәндә, Русиядәге авиация кагыйдәләренә күрә, "ЮВТ-аэро" ике елдан соң гына бу эшкә керешә алачак. Турбаев яңа оешкан ширкәтләрнең чит илгә очышлар башлау кагыйдәсе кирәгеннән артык кырыс һәм аны йомшарту кирәк ди. Ул якындагы илләрдән Баку, Ереван, Ташкент шәһәрләренә һәм Европадагы Мюнһен белән Прага шәһәрләренә оча башласак яхшы булыр иде дип белдерә.

Бүген "ЮВТ-аэро"ның 50 кеше сыйдырышлы өч Bombardier CRJ 200 очкычы бар. Алга таба тагын очкычлар алырга телиләр. Турбаев күпме, нинди очкычлар, кайчан икәнен төгәл генә әйтмәде.

Юлчылар күңелен яулау өчен Турбаев, иң беренче чиратта, "ЮВТ-аэро" очкычларның вакытында килү-күтүе һәм очышларның иминлеге белән башкалардан аерылып торырга тиеш ди.

2013 елның 17 ноябрьдә "Татарстан" һава юлларының Мәскәүдән кайтучы Boeing-737-500 очкычы Казан аланына төшәргә тырышканда һәлакәткә юлыкты. Очкычтагы 50 кешенең барысы да һәлак булды. Бу хәлне белгечләр һәлакәт артында җитешсезлекләр өере ята дип бәяләде. Аннан соң тикшерүләр башланды.

"Татарстан"ның лицензиясе алынды, бу ширкәт банкротлыкка чыкты, очкычларның бер өлеше "Ак Барс Аэро"га күчте. 2015 елның 13 гыйнварында Росавиация бу ширкәтнең дә очышлар сертификатын туктатты. Гыйнвар ахырында аны банкрот итү эшләре башланды. Шул ук вакытта Татарстан транспорт министры Ленар Сафин "Татнефть" канаты астында республикада яңа һава ширкәтенең оешачагын белдерде.

Узган ел башында, Азатлык Турбаев белән сөйләшкәндә, ул "Татарстан"ның бурычларының бер өлеше "Ак Барс Аэро"га күчәргә мөмкин дип белдергән иде. Бурычларга килгәндә, төрле саннар, хәтта 5 миллиард сумга кадәр икән дип белдерүчеләр дә булды. Турбаев сүзләренчә, бу бурычларның яңа оешкан "ЮВТ-аэро"га бернинди катнашы юк. Ул өр яңа ширкәт, ди җитәкче.

XS
SM
MD
LG