Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR "Заман" яңалыклар програмын чыгаруны яңартты


ATR "Заман" яңалыклар програмын чыгаруны яңартты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

ATR кырымтатар телеканалы Киевтан "Заман" яңалыклар програмын яңартты. Програмнар элеккечә өч телдә: украин, кырымтатар, урыс телләрендә барачак.

20 июльдә кичке алтынчы артыда ATR кырымтатар телеканалы 4 айлык тәнәфестән соң Киевтан “Заман” яңалыклар програмын яңадан эфирга чыгарды. Програмнар элеккечә өч телдә: украин, кырымтатар, урыс телләрендә барачак.

Русиянең Роскомнадзоры тәркелүеннән уздырылмаган ATR телеканалы июнь аеннан башлап Киевтан иярчен аша эфирга чыгарга мәҗбүр булды.

Рамазан ае дәвамында програмнарның күбесе дини темаларга багышланган иде

Айдер Муждабаев
Айдер Муждабаев

20 июльдә исә “Заман” програмы яңадан эфирга чыга башлады. ATR баш мөдиренең яңа урынбасары итеп Мәскәүдән Киевка күченгән Айдер Муждабаев билгеләнде. Муждабаев Мәскәүдә “Московский комсомолец “ газетасының мөхаррир урынбасары булып эшләгән вакытта Русиянең Кырымдагы гамәлләрен тәнкыйтьләүчеләрнең берсе иде.

ATRның хуҗасы, кырымтатар эшмәкәре Ленур Ислямов белдерүенчә, ATRның элекке бөтен програмнары яңадан торгызылачак, каналның архивы Киевка күчерелгән, каналны Киевка күчеру турында ул үзе карар иткән, моңа Кырымда калган хезмәткәрләрнең катнашы булмаган.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Чубаров исә ATR Украина бюджетыннан һич тә финансланмаячак, ул тик төрле фондларның грантларыннан гына файдалана ала дигән иде.

Ленур Ислямов
Ленур Ислямов

ATRның Киевтан эфирга чыга башлавы Кырымда Мәскәү куйган хакимиятләрне дә игътибарсыз калдырмаган иде. Кайбер югары түрәләр ATRның яңалыкларны нинди рухта бирәчәген күзәтеп торачакларын да белдердәләр.

Билгеле булганча, хакимиятләр ВГТРК "Кырым" җирле телерадиокампаниясендә булган кырымтатар редакциясе нигезендә яңа кырымтатар телеканалы ачарга жыеналар. Мәскәүнең моңа инде 177 миллион сум аеруы игълан ителде. Бу дәүләт каналы 1 сентябрьдән эшли башлар дип көтелә, ләкин аның нинди күләмдә эшләячәге билгеле түгел.

ATRның 1-2 августта Төркия башкаласы Анкарада узачак Бөтендөнья кырымтатар конгрессының эшен туры эфирда күрсәтәчәге игълан итте. Конгресс көннәрендә эфирның 8 сәгате шул җыенга багышланачак.

Кырым хакимиятләрендәге кайбер түрәләрдән бу конгресс кырымтатарларга бары тик зыян гына китерә ала дигән сүзләр дә ишетелгән иде.

Шулай итеп ATRны Русиянең Роскомнадзоры теркәмәгәннән соң иярчен аша тәүлек буе эшләп килгән бердәнбер бәйсез кырымтатар телеканалы үз эшен Киевта дәвам итә. Бу инде дөньяда кырымтатарларның тавышы яңадан ишетелә башлады дигән сүз.

XS
SM
MD
LG