Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Дөнья су спорты чемпионаты ачылды

Казанда Дөнья су спорты төрләре чемпионаты ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

24 июль кичендә Казанда Дөнья су спорты беренчелеген рәсми ачу тантанасы булды. "Татнефть-Арена" боз сараенда узган тамаша, су фәлсәфәсе дигән мәгънәгә туры килгән "Пилигрим" исеме астында үтте.

Шыгрым тулы залда узган тамаша, зал өстеннән Русия байрагын йөртү һәм Русия гимнын башкару белән башланып китте. Гимнны залның бер очында шарлавыкны хәтерләткән күренеш астында торган хор башкарды.

Гимн тәмамлангач зал уртасына төшерелгән түгәрәк җайланмада Кол Шәриф мәчете сурәте пәйда булды. Чарада, бәлки дә, бердәнбер татарча яңгыраган Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җыры да нәкъ менә шушы һәм башка бер мәчет күренеше вакытында гына ишетелеп алды. Дөрес, чемпионатка катнашкан илләрнең байракларын алып чыккан вакытта да курай тавышы яңгырап алды анысы, әмма шуннан ары башка татарча моң ишетелмәде.

Байраклар дигәннән, һәр чемпионатта күрергә мөмкин булган ярышларга катнашкан илләрнең байракларын күтәреп чыгу чарасы бу тамашаның иң матур мизгеле булгандыр мөгаен.

Байраклар бу юлы зал уртасында корылган сулы түгәрәк мәйдан аша күтәреп йөрелде, һәм байракларны күтәргән кызлар мәйдан кырыннан сиптереп торган фонтаннар уртасыннан суга чыланмыйча иркен үтеп йөрде.

Тамашага җыелган халык, бигрәк тә Казакъстан, Төрекмәнстан, Швейцария һәм Украина байракларын алып чыкканда, дәррәү кул чапты. Шулай ук ахырдан алып чыгылган Русия байрагына да шундый ук игътибар күрсәтелде.

Аннан соң исә, сулы мәйданчыкта төрле биюләргә күчелде. Бу мәйданчыкта балалар башта биеп дельфин рәвешле җайланмада йөзде, мәйдан кырыйлап көймәдә йөзү, балык тоту, диңгез медузаларының селкенү күренешләре күрсәтелде.

Русиядә соңгы вакытларда еш телгә алынган сугыш темасы да бу тамашалар арасында күрсәтелергә тырышылды. Башта сулы мәйдан уртасына диңгезгә баткан кораб сурәте пәйда булды. Аннан су астыннан су миналары калкып чыгып өскә күтәрелде һәм шомлы музыка тавышы ишетелде. Озак та үтмәде акрын гына хәрби водолазлар су астына төшкәндәй бу миналарны зарарсызландырды. Бу минутларда залның төрле урыннарында исә, билгеле кешеләр зур-зур кыңгырауларга кагып торды, тамаша карарга килгән халык та бу күренешкә үзләренә бирелгән кызыл утларны селкеп теләктәшлек күрсәтте. Әмма икенче дөнья сугышыннан калган бу миналар күренеше дөнья чемпионаты ачылышына ни өчен кирәк булганын халык бик аңлап бетермәде шикелле, күпләрнең йөзендә аптырау күзәтелде.

Ике сәгать ярым барган тамаша Русия президенты Владимир Путин һәм FINA президенты Хулио Маглионеның чыгышлары белән дәвам итте.

Путин, Русиядә беренче тапкыр уздырыла торган бу чемпионатны тиешле дәрәҗәдә оештырган өчен Татарстан һәм аның җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде һәм чемпионатта катнашучылар арасыннан бары тик көчлеләр генә җиңсен иде дип теләде.

Татарстан президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнехановка ачылыш тантанасында сүз бирелмәде.

Бу чыгышлардан соң, Русия байрагын алып чыгылган кебек, зал өстеннән FINA байрагы алып чыгылды һәм шарлавык сурәте янында басып, башта Казан йөзүчесе Яна Мартынова барлык спортчылар исеменнән беренчелектә гадел ярышырга дип сүз бирде. Аннан соң чепионатта катнашучы барлык хөкемдарлар исеменнән Русия җыелма такымының йөзү баш тренеры Алексей Акатьев ярышларда гадел хөкемдар булачаклары турында ант итте.

Чемпионатның рәсми ачылыш өлеше шушы мөрәсимнәрдән соң тәмамланды.

Дөнья су спорты төрләре чемпионаты ачылышы

Чемпионат ачылышында Русия гимны яңгырый

1/25

Татарстан башкаласы Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак Дөнья су спорты төрләре чемпионатын ачу тантанасы булды.

Чемпионатның ачылыш мизгелләре

2/25

Чемпионат ачылышында ярышларда катнашучы илләрнең байракларын йөртү мизгеле

3/25

АКШ байрагы

4/25

Украина байрагы

5/25

Русия байрагы

6/25

Суда бию

7/25

Балалар ятьмәгә эләккән балыкны коткара

8/25

Җилкәнле көймәдә йөзүче егет

9/25

Тамашадан бер күренеш

10/25

11/25

Диңгез медузалары күренеше

12/25

Чемпионат ачылышында су миналары

13/25

Диңгезне су миналарыннан чистартучы водолазлар

14/25

Балык аулаучы

15/25

Диңгез кошы

16/25

"Пилигрим" тамашасыннан бер күренеш

17/25

Тамашаның бер җырчысы

18/25

19/25

20/25

Чемпионатны күзәтүче Татарстандагы католик, мөселман һәм православ дин әһелләре

21/25

Ачылыш тамашасының "шарлавыгы"

22/25

Чемпионат ачылышын караучы Татарстан, Русия һәм FINA президентлары

23/25

FINA байрагы

24/25

Чемпионат ачылышының тәмамлануы

25/25

Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG