Accessibility links

Мәҗлес вәкиле Мәскәү яклы кырымтатар оешмасы белдерүен тәнкыйтьләде


Заир Смедляев
Заир Смедляев

Заир Смедляев Мәскәү яклы оешманың Төркия президентына мөрәҗәгать итеп Дөнья конгрессын хупламаска дигән белдерүләрен тәнкыйтьләде

Кырымтатар Мәҗлесенең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев Мәскәү яклы оешманың Төркия президентына мөрәҗәгать итеп Дөнья конгрессын хупламаска дигән белдерүләрен тәнкыйтьләде.

"Кырымтатарларның дөнья конгрессы Анкарада легетим түгел дип белдерү, янәсе аны үткәрү карары Кырымда кабул ителмәгән дип әйтү, бернинди тәнкыйть кысаларына да сыймый! Беренчедән, Дөнья конгрессын үткәрү аның җитәкчелеге тарафыннан хәл ителә һәм бу карарның кырымтатар түрәләренең хуҗалары (хакимияттәгеләр) тарафыннан хуплануы зарур түгел.

Икенчедән, кайда үткәрүне дә җитәкчелек хәл итә, Төркиядә үткәрергә карар кылу логик яктан дөрес, чөнки анда дөньяда иң зур кырымтатар диаспорасы яши”, дип белдерде Смедляев.

Ул шулай ук Мәскәү яклы оешма конференциясендә Кырымтатар корылтаеның 200 делегаты катнашты дигән саннарны дөреслеккә туры килми дип әйтә, Смедляевта булган мәгълүматка күрә, анда 20 делегат катнашкан, түрәләр һәм аларның куштаннары.

Русия яклы “Къырым” иҗтимагый оешмасы 25 июльдә үткән конференциядә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганны 1-2 августка билгеләнгән Дөнья кырымтатар халкы конгрессына текләктәшлек күрсәтмәскә чакырды.

"Мәгълүмат чаралары хәбәрләреннән билгеле булганча, оештыручылар янәсе конгресс дип аталган чарага сезгә дә чакыру җибәргән. Сезне зирәклек күрсәтергә һәм безнең илләрне бүләргә, таркатырга омтылган халыкара провокациягә бирелмәскә чакырабыз", диелә бу мөрәҗәгатьтә.

XS
SM
MD
LG