Accessibility links

Ана кеше кунакка 14 баласын җыйды


Зөлхия Фатыйхова ун кызы белән
Зөлхия Фатыйхова ун кызы белән

Башкортстанның Федоровка районы Балыклыбаш авылында яшәүче 14 бала әнисе Зөлхия Габделвәли кызы Фатыйхова 85 яшьлек юбилеен билгели. Күркәм туган көненә барлык балаларын да үзенә кунакка җыйды каһарман ана.

Зөлхия апа сөекле ире Мөдәрис белән 10 кыз һәм 4 ул тәрбияләп үстерде. Бүгенге көндә аларның һәммәсе дә исән-сау, тормышта лаеклы урыннарын алганнар, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Башкортстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яшәсәләр дә, һәрдаим Балыклыбашка кайтып әниләренең хәл-әхвәлен белеп торалар. Бүгенге көндә Зөлхия апаның 35 оныгы һәм 15 оныкчыгы да бар инде.

Фатыйховлар гаиләсе район күләмендә киң билгеле. Зөлхия апаның сөекле җәмәгате Мөдәрис ага абруйлы мулла иде. Совет заманындагы дәһрилек чорында да курыкмыйча дин йолаларны үтәгән шәхес ул Мөдәрис ага. Күзләү оешмалары аны һәрчак үзләренә чакыртып үгет-нәсихәт белән дә, куркытып та дин юлыннан ваз кичәргә тырыша, әмма максатларына ирешә алмый.

Мөдәрис Фатыйхов дингә очраклы гына килми. Аның әтисе Гобәйдулла карт та указлы мулла була. Авыргазы районының Толбазы авылында яшәүче Гобәйдулла аганы 1915 елда Уфадагы Үзәк диния нәзарәте хәзерге Федоровка районы Балыклыбаш авылына имам-хатыйб вазифасында хезмәткә җибәрә. 1930 елда ул кулак дигән мөһер белән кулга алына. Әмма тирә-як авыллары халкы имзалар җыеп имамны яклау өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдалана һәм аны азат итүгә ирешә.

Мәхмүт Фатыйхов
Мәхмүт Фатыйхов

Мулла гаиләсендә туып үскән Мөдәрис тә бар гомерен, дөньяви тормыш көтү белән бергә, дингә багышлый. Балаларын да иманлы, тәртипле итеп тәрбияләүгә күп көч салалар гаиләдә. Бер-бер артлы 10 кыз һәм дүрт уллары туа, мәктәптә яхшы белем алу белән бергә, дингә дә тартылып үсәләр. “Мулла балалары” дип мыскыллауларны да күп ишетергә туры килә аларга. Әмма заман үзгәрү белән мыскыллы көлеп йөргән кешеләрнең байтагы хәзер үзләре дә дингә тартыла.

​Мөдәрис мулланың мәңгелеккә күчүенә дә 10 елдан артып китте инде. Хәзер аның саваплы юлын унынчы балалары булып дөньяга килгән уллары Мәхмүт дәвам итә. Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актеры, Башкортстанның атказанган артисты булуы өстенә, Уфа Ислам университетында читтән торып белем дә ала ул. Хәзер өченче сыйныфка күчте. Бүгенге көндә дини гыйбадәтләр үткәрү өчен күп чакырулар ала.

Ә инде сөекле әниләре Зөлхия апага килгәндә, ул бу көннәрдә барлык балаларын җыеп үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләде. Бәйрәмгә һәммә балалары һәм оныклары җыелды. Ә инде үзенә бер тамчы су кебек охшаган 10 кызы белән фотосурәткә төшүе соклангыч. Гаилә архивындагы иң матур сурәтләрнең берсе ул хәзер.

XS
SM
MD
LG