Төркия хәрби һава көчләренең һөҗүм очкычлары Төркиядә тыелган илнең көньяк-көнчыгышындагы Көрдстан эшчеләр фиркасе сугышчыларын утка тотты. Бу хакта Төркия хәрби җитәкчелеге белдерүендә әйтелә. Үтү кыен булган таулы урыннарда берничә лагерьнең тулысынча юк ителгәнлеге белдерелә.
Моңа җавап итеп Көрдстан эшчеләр фиркасе сугышчылары Диярбакыр һәм Муш арасындагы ике күперне шартлаткан.
Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сүзләренчә, көрдләр проблемын демократик юл белән чишеп булмаячак. Ул шулай ук хөкүмәтнең көрд сепаратистларына ярдәм итүчеләр белән сөйләшүләргә бармаячагын да әйтте.