Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Русия журналистлары үтерелгәндә Савченко сепаратистлар ягында булган


Надежда Савченко
Надежда Савченко

Украина мобил операторлары Русия журналистлары илнең көнчыгышында үтерелгән вакытта Савченко телефонының сепаратистлар ягында эшләгәнлеген әйтә.

Бу хакта Украина баш прокуроры урынбасары Юрий Севрук белдерде.

"Бу дәлилләрне бүген адвокат җиткерде. Журналистлар үтерелгән вакытта Надежда Савченко тоткарланган һәм аның телефоны сепаратистлар контролендәге җирдә эшләвенә безнең мобил операторларның мәгълүматы бар", ди Севрук.

Савченко эшен караган мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар 30 июльдә ябык ишекләр артында үтәчәк. Савченконы Донбасста русияле журналистларны үтерүдә һәм канун бозып чикне үтүдә гаеплиләр. Очучы бөтен гаепләүләрне дә кире кага.

Савченко адвокаты белдерүенчә, узган елның июнь ахырында сепаратистлар аны әсир итеп алган, мәҗбүри чик аша алып чыккан һәм Русия хәрбиләренә тапшырган. Савченко журналистлар һәлак булганчы ук әсир итеп алынган булган.

Русия Надежда Савченконың Югары Рада депутаты, Европа Шурасындагы парламент ассамблеясында Украина ягыннан делегация әгъзасы буларак халыкара кагылсызлыгын танырга теләми.

XS
SM
MD
LG