Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев: "Кырым өчен ахыргача көрәшәчәкмен"


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар милли лидеры Мостафа Җәмилев ватандашларына "Кырым өчен ахырга кадәр көрәшәчәген" вәгъдә итте.

Кырымтатарларның милли лидеры, Украина президентының кырымтатар эшләре вәкиле Мостафа Җәмилев ватандашларына "Кырым өчен ахырга кадәр көрәшәчәген" вәгъдә итте.

Бу хакта ул Анкарада Дөнья кырымтатар конгрессы тәмамланганда журналистларга белдерде.

"Ватандашларыма ышандырасым килә: көрәш ахыргача дәвам итәчәк һәм без һичшиксез үз җиребездә булачакбыз", ди Җәмилев. Алдан Җәмилев тәкъдиме белән киләсе конгрессның Кырымда йә булмаса Киевта үтәчәге белдерелгән иде.

Ярымутрауда Русия махсус хезмәте активистларны эзәрлекләгәнгә Дөнья кырымтатар конгрессы 1-2 августа Төркиянең Анкара шәһәрендә үтте.

Кырымтатарларның лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рефат Чубаровка узган елдан бирле Кырымга керү тыелган.

Кырымдагы Мәҗлес вәкилләре Анкарада үткән конгресска бара алмады. Русия тикшерү комитетының Кырымдагы идарәсе Кырымтатар корылтае үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляевка һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләлгә 1 августка шаһит буларак сорау алуга чакыру җибәрде. Шул сәбәпле алар Кырымнан читкә чыга алмады һәм конгресста катнашмады.

XS
SM
MD
LG