Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау ансамбле "Шүрәле" балетын сәхнәләштерде


"Шүрәле" спектакленнән күренеш
"Шүрәле" спектакленнән күренеш

"Ижау" муниципаль хореографик бию ансамбленең репертуарында милли көйләргә нигезләнеп куелган биюләре байтак. Ансамбль танылган татар композиторы Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетын сәхнәгә куйды.

"Ижау" бию ансамбле республика тамашачысына яхшы таныш. Коллективка нигез салучы - Алексей һәм Любовь Мурзиннар гаиләсе. Любовь әле студент елларында ук Фәрит Яруллин музыкасын яратып тыңлаган, “Шүрәле” балетын да берничә коллектив башкаруында караган.

Афиша
Афиша

Шүрәле балетына музыка иҗат иткән татар композиторы Фәрит Яруллинның 2014 елда тууына 100 ел, киләсе елда танылган татар шагыйре Габдулла Тукайга 130 ел тулуын исәпкә алып, татар җәмәгатьчелеге ансамбль җитәкчеләренә берәр бию әзерләп булмасмы дип мөрәҗәгать иткән. Любовь Мурзина “Шүрәле” балетының музыкасын кабат тыңлап, аны сәхнәләштерергә алынган. “Моңа вакыт күп кирәк булмады, ансамбльнең биючеләре төрле стильдә бии, костюмнарның эскизларын да бергәләп эшләдек, матур гына спектакль килеп чыкты”, дип уртаклашты ансамбльнең педагогы Павел Мурзин.

Павел Мурзин педагог-репетитор артистлар белән
Павел Мурзин педагог-репетитор артистлар белән

Любовь Мурзина сүзләренчә, иң беренче чиратта аңа Фәрит Яруллин музыкасы ошый. Бу “Шүрәле” балетын куюга этәргеч биргән дә. “Әлеге әсәрне Удмуртиядә сәхнәләштерү – тамашачыларда кызыксыну уятмаячак, нигә аңа алынасыз?” диючеләр күп булган. Әмма әсәрнең үзенчәлеге, искиткеч күңелгә ятышлы музыкасы хореограф Любовь Мурзинага көч өстәгән.

Спектакль-балет – сәхнәдә. Аның беренче тамашачылары да татар сыйныфларында укучы балалар булды. “Кырык минутлык тамашаны алар тын да алмыйча карады”, дип дәвам итте Любовь Мурзина. Ансамбльнең биючеләре дә уникаль. Алар халык биюләрен, заманча стильдә, эстрада биюләрен башкара. Шул ук вакытта балет әсәрләрен дә бии.

Яков Мурин Шүрәле ролендә
Яков Мурин Шүрәле ролендә

Шүрәле ролендә - Яков Мурин. Егет халык биюләрен яратып башкара. Шуңа да геройның мәкерле холкын ачу өчен кискен хәрәкәтләр, тупаслык, гәүдәнең сыгылмалы булмавын күрсәтү өчен күп тырышырга кирәк булган. “Һәр көн репетиция ясыйм, үземә роль бик ошый”, диде артист.

Гади авыл егете Былтыр образында халкыбызның киң күңеллелеген, үткенлеген, акыллылыгын күрсәтү өчен Максим Кряжевскихка да күп тырышырга туры килгән. Балеттагы Сөембикә образы үзенең сафлыгы, гүзәллеге белән сокландыра. Марина Ситникова, Сөембикә ролен башкаручы: “Татар биюләре башка халыкларныкыннан бик аерылып тора. Куллар хәрәкәте, хәтта күз хәрәкәте дә зур роль уйный”, диде.

Тамашада катнашучылар
Тамашада катнашучылар

“Шүрәле” балетын сәхнәләштерүдә биючеләр бер дә авырлык сизми. Проблема икенче мәсьәләдә - декорацияләр булдыруда туа. Әлегә алар балетның эчтәлеген киемнәр ярдәмендә генә җиткерә алса, тиздән алар музыкаль театрда тамаша кылачак. Анда инде декорацияләр дә булачак.

"Ижау" бию ансамбле өчен музыкантлар, язучыларның әсәрләренә таянып юбилей даталарына концерт номерлары һәм кечкенә генә спектакльләр кую гадәти хәл. Алар күптән түгел Ижау шәһәренең 250 еллык юбилеена да кызыклы тамаша әзерләгән иде.

Максим Кряжевских - һәм Марина Ситникова - Сөембикә роендә
Максим Кряжевских - һәм Марина Ситникова - Сөембикә роендә

Бу әсәрдән соң ансамбль удмурт фольклорына таянып “Италмас” балетын һәм Удмуртиядә туган танылган композитор Петр Чайковский әсәрләре буенча да кечкенә генә спектакль әзерләргә ниятли.

Быелгы Сабантуен ачу тантанасында да "Ижау" бию коллективы төрле милләт биюләре белән җыелган халыкны сөендерде.

XS
SM
MD
LG