Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ мәхкәмәсе Ирек Хәмидуллинны гаепле дип тапты


Ирек Хәмидуллинга хөкем карары 6 ноябрьдә чыгарылачак.

АКШ мәхкәмәсе чыгышы белән Чаллыдан булган Ирек Хәмидулинны “Талибан” хәрәкәте һәм “Әл Каидә” төркеме яклы террор эшчәнлектә гаепле дип тапты. Аңа гомерлек төрмә яный.

Совет армиясенең элекке офицеры Ирек Хәмидуллин 2009 елда Әфганстан чиге буенда кулга алынган. Ул чик буе полициясе капкасына һөҗүмдә, террорчыларга ярдәм итүдә, американ хәрби очкычына һөҗүм итүдә һәм американ ватандашын үтерү омтылышында гаепләнде.

Ул Әфганстаннан ватандашлар мәхкәмәсендә хөкем ителгән беренче хәрби әсир булды. Аның киләчәген мәхкәмә утырышчылары хәл итте. Алар биш көне буе шаһитләрне сораштыргач һәм фикер алышканнан соң, Хәмидулинны гаепле дип тапты. Адвокатлар Хәмидуллин бары сугышчылар төркемендә тәрҗемәче булып торган дип дәлилләргә тырышты. Хәмидуллин үз гаебен танымады, әмма шул ук вакытта аңлатмалар белән дә чыгыш ясамады.

Шул ук вакытта АКШ хакимияте Хәмидуллинга үлем карары чыгаруны таләп итәргә җыенмый. Бу хакта элегрәк прокуратура вәкилләре белдергән иде.

Ирек Хәмидуллинга хөкем карары 6 ноябрьдә чыгарылачак.

XS
SM
MD
LG