Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Франциско Сабантуе

8 августта Сан-Франциско Сабантуе узды. Бәйрәмгә Германиядән музыкант Муса Маликов, Казаннан җырчылар Венера Ганиева һәм Фәрит Фәйзрахманов килгән иде. АКШның Майами, Сиэтл, Лос-Анджелес шәһәрләреннән дә кунаклар бар иде. Сан-Франциско татарлары бәйрәмгә бик күп итеп пәрәмәч, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак пешереп алып килгән иде. Милли ризыкларны әзерләгәндә ярдәм итү өчен Казаннан Резедә Хөсәенованы чакырганнар. Өлкәннәр Американнарның төп ризыклары - һамбургер белән һот-дог әзерләгәнче балалар Сабантуй мәйданына чыкты. Кызлар һәм малайлар капчык киеп узышу, йомырка салынган кашыкны кабып йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, күз бәйләп бүләк кисү кебек уеннарда рәхәтләнеп катнашты. Җыелган халык милли ризыклардан авыз итте, чәй эчте, танышты, аралашты. Киләсе ел Сабантуенда тагын очрашырга сүз куешып, таралышты.

дәвам

XS
SM
MD
LG