Инде икенче атна Русиядә рөхсәтсез кертелгән ит, сыр, җиләк-җимеш һәм яшелчә яндырыла. Яндырылмаган азык җиргә күмелеп черетелә. Интернетта Орлуша кушаматы белән танылган шагыйрь Андрей Орловның мәшһүр җырның сүзләрен үзгәртеп "Пармезан үлеме" дигән җыр язуы һәм Заза Заалишвилинең ул җырны башкаруы тиз таралды. Моңарчы "пармезан" сырын ашап та карамаган халык, дин әһелләре, иҗтимагый активистларның ризасызлыгына карамастан, президент Путинның фәрманына каршы имзалар җыелуга карамастан азыкны юк итү дәвам итә.
"Пармезан үлеме"
Татарча аракы һәм бәрәңгегә дан җырлаган ике җырны һәм "ШИКӘРные" төркеме иҗатыннан милли ашларга багышланган рэп таптык.
Гамил Әсхәдулла сүзләре, Рамил Әсхәдуллин көе, Рөстәм Закиров башкаруында "Тәгәрәткән бәрәңге" җыры
"Табыннар тулы булса да - сый нигъмәт тулы түгел.
Чикмәнле мич бәрәңгесен юксынып куя күңел."
Халык иҗаты - такмак
"Космонавтлар менәләр - менәләр дә төшәләр.
Менә малай мин сиңа әйтим, мин төшеп тә тормас идем
Айда булса шешәләр."
"ШИКӘРные" төркеме, "Манты"
"Салат "Цезарь", пицца, паста миңа кирәкми
Чәй белән ашыйм казы һәм ипи
Дөньяда яраткан ризык - манты"