Accessibility links

Казакларның Путин рәсеме төшерелгән акчасын прокуратура тикшерәчәк


"Ирбис" казаклар оешмасы үз акчасын куллана башлаган.

Петербур прокуратурасы полиция һәм Русия банкы белән берлектә “Ирбис” казаклар православ берлеге” тарафыннан чыгарылган валютаны тикшерә башлады. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, “Ибрис” инде бер атна үз валютасы белән яши. Барлыгы ике миллионнан артык кәгазь акча чыгарылган. Аның 100 сумы грош, 1000 сумы алтын һәм 10 000 меңе башлей дип атала.

“Ирбис” сәхифәсендә 4 августта язылуынча, казаклар беренче тапкыр хезмәт хакын үз валютасында алган. Грошта атаман Андрей Поляков, башлейда Русия президенты Владимир Путин ясалган. Калганнарында Николай II, атаман Матвей Платов, Мәскәү, Петербур, Русия тарафыннан басып алынган Кырым һәм Акъяр рәсемнәре күрсәтелгән.

Поляков “Фонтанка.ру”га сөйләвенчә, акча азаю сәбәпле, алар казакларга шул рәвешле ярдәм итә башлаган. Грош, алтын һәм башля белән җәмәгать вәкилләре казак-юнкер көллиятендә укуларын, үз йорт җиһазларын ремонтлауны һәм анда җитештерелгән азык-төлек өчен түли алачак. Моннан тыш, бу акча белән чәчтарашханәдә һәм шәһәрдә йөрү өчен БТРда өйрәнү өчен хисаплашырга була.

Атаман сүзләренчә, дәүләт белән каршылыкка керергә җыенмый һәм ул акчаларны яндырырга кушсалар яндырачак.

Май уртасында “Ирбис” Петербур янында Рим императорына охшатып Путинга һәйкәл ачты.

XS
SM
MD
LG