Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтият: 17 мең сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиешле санала


Корбан гаете – 24 сентябрьдә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмә шурасы җыелышында Корбан нисабы күләме 17 мең дип килешенде. Ягъни гаиләдә 17 мең сум акча булганда корбан чалу тиешле санала. Корбан бәйрәме 24 сентябрьдә узачак.

Шулай ук җыелышта Корбан гает намазын уку вакыты тәгаенләнде. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгып, ярты сәгать узгач укыла. 24 сентябрьдә Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, шул рәвешле, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана.

XS
SM
MD
LG