Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Reddit социаль челтәрен яба


Роскомнадзор дөньяда иң популяр сайтлар исемлегенә кергән Reddit сәхифәсен тыелган сайтлар исемлегенә кертеп, интернет-провайдерларга аны блокларга кушкан. Сәбәбе – наркотиклар турындагы язма.

12 август көнне Роскомнадзорның сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Reddit социаль челтәрен блоклау турындагы күрсәтмә интернет-провайдерларга җибәрелгән. Сәбәп – наркотиклы үсемлекләрне үстерү турындагы язма. Роскомнадзор сайт идарәсе белән язманы бетерү өчен элемтәгә чыгарга тырышкан, тик җавап алмаган.

Сайт HTTPS протоколын куллану сәбәпле, аның бер генә битен блоклап булмый, тулысынча сәхифәне ябарга туры килә. Блоггерлар тарафыннан бастырылган мәгълүматка күрә, тыелган язма махсус рус телендә, блоклау системасының ничек эшләвен аңлау өчен бер кулланучы тарафыннан урнаштырылган.

2005 елда эшли башлаган Reddit сайты дөньяда иң зур социаль челтәрләренең берсе. Аның айлык аудиториясе - 55 миллион кеше. Сайтта төрле тематикалы күпсанлы язмалар, сылтамалар, рәсемнәр белән уртаклашып, аларның рейтингын төзеп була. Шулай ук сайт танылган кешеләр белән AMA (Ask Me Anything, «Миннән теләсә нәрсә сорагыз») кыска интервьюлар белән популяр.

XS
SM
MD
LG