Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тагын биш илдән азык-төлек кертүне тыйды


Яңа исемлеккә Албания, Черногория, Исландия, Лихтенштейн һәм Украина керә

Русия азык-төлек чикләүләре кертелгән илләрнең санын киңәйтте. Әлеге карарны Русия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Яңа исемлеккә Албания, Черногория, Исландия, Лихтенштейн һәм Украина керә.

Карарга күрә, Киев өчен махсус чикләүләр каралган. Медведев хөкүмәт утырышында белдерүенчә, Украина Европа берлеге ассоциациясе белән килешүнең икътисади өлешен кулланган очракта гына авыл хуҗалыгы әйберләрен кертү тыелачак.

Украина һәм Европа берлеге ассоциациясе арасындагы килешү 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

XS
SM
MD
LG