Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз иреккә чыкмаячак


Әнкарада Кырымтатар корылтае вакытында Әхтәм Чийгөзне иреккә чыгару кампаниясе
Әнкарада Кырымтатар корылтае вакытында Әхтәм Чийгөзне иреккә чыгару кампаниясе

Кырым Югары мәхкәмәсенең Әхтәм Чийгөзне тикшерү барышында иреккә чыгару карары кире кагылды. Чийгөз 19 ноябрьгә кадәр изоляторда калачак.

Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Югары мәхкәмәнең карарын гамәлдән чыгарып Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне 19 ноябрьгә кадәр сак астында калдырырга дип хәл итте.

"26 февраль дәвам итә...Әхтәм Чийгөз эшенә багышланган яңа мәхкәмә утырышы булды. Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Югары мәхкәмә карарын гамәлдән чыгарып элек кабул ителгән, 19 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турындагы карарны яңадан үз көченә кайтарды. Үз чыгышында Әхтәм хөкемнең заказ белән барганын һәм нәтиҗәнең алдан билгеле икәнен әйтте. Хөкемдардан ул үзенең Кырымнан качмаячагына тагын нинди дәлилләр кирәк булганын сорады. Тикшерү барышында ул үзенең иреккә чыгарылуын сорады, Кырымнан китергә җыенмавына сәбәпләрен китерде. Әхтәм үзен гаепле санамый", дип язды үзенең Facebook сәхифәсендә Илми Умеров.

Әхтәм Чийгөзне 19 август иреккә чыгару ихтималы турында хәбәр ителгән иде. Кырым Югары мәхкәмәсе шундый карар кабул итеп аның гамәлгә ашырылачагына ышанучылар аз булды. Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты координаторы Эскендер Бариев мәхкәмәләрнең бу адымын "манипуляция" дип атады.

Чийгөз 29 гыйнвардан бирле изоляторда утыра. Аны 2014 елның 26 февралендә Кырым парламенты каршында булган бәрелешләрне оештыруга катнашы булуда гаеплиләр.

XS
SM
MD
LG