Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәчетләргә караганда яңа чиркәүләр күбрәк төзелә


Рамазан аенда Казанда "Бишбалта" мәчете ачылды, тиздән "Миргазиян" ачылырга тора. Ул арада Азино мәхәлләсе, Дәрвишләр, Мирный бистәсендә, барлыгы дүрт чиркәү төзелеп ята.

Татарстан башкаласы Казанда чиркәүләр белән мәчетләр саны тигезләшкән. Татарстан мөфтияте Азатлыкка Казанда барлыгы 57 мәчет булуын әйтте. Татарстан митрополиясе шулай ук православларга караган 57 гыйбадәт йорты гамәлдә булуын белдерде, әмма моннан тыш әле Татарстан башкаласында иске гадәт чиркәүләре (старообрядцы), католикларның гыйбадәт йортлары да бар.

Шул ук вакытта Казан шәһәре идарәсеннән телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов Азатлыкка 57 мәчет, 43 православ чиркәве бар дигән мәгълүмат бирде.

2014 елны Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин Азатлыкка “Быел Казанда яңа мәчетләр ачылмады. Узган елны дүрт мәчет ачкан идек. Төзелеп килә торганнары бар” дигән иде.

Шул төзелеп килә торганнардан Казанның Киров районында “Бишбалта” мәчете Рамазан аенда ачылды. Тагын республикада “Хизб ут-Тәхрир” тарафдарлары җыела торган дип зур шау-шу тудырган “Әл-Ихлас” мәчете урынында төзелә торган “Миргазиян” мәчете якын көннәрдә эшләп китәргә тора. Мөфти урынбасары Facebookта әлеге мәчетнең тиздән ачылачагын язды.

“Чиркәү төзелешенә акчаны Рус православ чиркәве бирә, ә мәчетләр халык акчасына төзелә. Әнә Азино мәхәлләсендә төзелүче Александр Невский чиркәве аеруча да зур. Ул Азинода юл уртасында ук басып тора. Ә мәчетләрне төзеп бетерергә акча юк диләр. Хәзер Татарстанда алты чиркәү ачылырга тора”, ди туристларны Казан белән таныштыручы экскурсовод Айрат Хәтмулла.

Чыннан да Казан протоиерее Алексей Чубаков "Бизнес Оnline"га шул Невский чиркәвеннән тыш, Дәрвишләр һәм Мирный бистәләрендә дә чиркәүләр төзелеп ятуын белдергән иде.

Шул ук вакытта Киров мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллин мәчет салу өчен урын соравын, әмма аның үтенечен кире кагуларын әйтә.

“Без мәчет салырга сорап берничә урынны күрсәткән идек, әмма кире кактылар. Хәзер бит мәчет салу өчен мөфтият рөхсәте кирәк. Үзебезнең туган йорт урынында күрше малае белән “Хәдичә” дигән мәчет төзү нияте бар иде. Безнең әниләрнең исеме Хәдичә иде. Әмма җирне рәсмиләштерә алганыбыз юк”, диде ул.

XS
SM
MD
LG