Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда да "дошман" азыкларга һөҗүм бара


Персик җимешләре трактор белән таптатыла
Персик җимешләре трактор белән таптатыла

Русия президентының кайбер чит илләрдән кертелгән азык-төлекләрне юкка чыгару фәрманын Башкортстанда җиренә җиткереп үтиләр.

Башкортстанда да Русия президентының 29 июль биргән 391нчы санлы фәрманы һәм Русия хөкүмәтенең 31 июльдә кабул иткән 774нче санлы карарына ярашлы, кайбер чит илләрдән кертелгән азык-төлекләрне юкка чыгару бара. Ул илләр исемлегенә Америка Кушма Штатлары, Европа берлегенә кергән дәүләтләр, Канада, Австралия һәм Норвегия кергән. Әлеге илләрдән азык-төлек кертү 2016 елның августына кадәр чикләнгән. 6 августтан башлап Башкортстанда да бу илләрдән кертелгән азыкларны фаш итүләр һәм юкка чыгарулар бара.

18 август Октябрьски шәһәрендәге күмәртәләп сату базарында Америка Кушма Штатларыннан китерелгән алты килограмм Калифорния кара сливаларын юкка чыгарганнар. Бу хакта Русия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәлегенең республика бүлеге хәбәр итте. Моңа кадәр Нефтекамада Италиядән китерелгән 4,4 килограмм киви һәм 20,3 килограмм Франциядән кайтарылган Гренни Смит алмалары кулга алынган иде. Аларны “Акчарлак” кибетләрен тикшергән таможня хезмәте кулга алган.

Берничә көн элек Уфада Маҗарстаннан китерелгән 15 килограмм каз итен яндырганнар иде. Башкортстанда иң күпләп “дошман азыклар”ны юк итү исә 11 август узды. Уфадагы “Евразия” исемле күмәртәләп сату базарында республика прокуратурасы һәм Русия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәлеге бүлеге хезмәткәрләре документсыз персик һәм әстерхан чикләвекләре сатылу очрагын тапкан иде. Барлыгы 1 тонна 180 килограмм чикләвек һәм җимешләр трактор белән таптатылды.

Шушы хәлләргә карата белгечләр фикерен белештек.

Ринат Гатауллин, икътисад фәннәре докторы:

“Европада азык-төлек контрабандасы белән көрәшүдә тәү нәүбәттә сыйфатлары шикле һәм легаль булмаган юллар белән җитештерелгән азыклар юк ителә. Алар легаль азык-төлек һәм кулланучыларның хокукы өчен көрәшә. Ә бездә аерым дәүләтләрдән кертелгән азыкларга каршы һөҗүм бара. Икенчедән, анда юк итү махсус урыннарда үткәрелә. Анда яндырудан энергия алу мөмкинлеге тудырылган. Мондый нәтиҗәлелек турында Русиядә әлегә сөйләргә иртәрәк.”

Вил Латыйпов, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы:

“Русия президентының фәрманы булу белән икенче көнне үк “дошман” азыкларны эзләү башланды. Бу бездә гаммәви ләббәйкә рәвешен алды. Ул “ярамаган” илләрдән кертелгән азыкларны Уфадагы социаль фәкыйрьләр өчен эшләгән ашханәләргә бирсәләр, күпме кешенең тамагы туяр, рәхмәтле булыр иде. Нинди генә сыйфатсыз дигән Италия сырлары да бездә җитештерелгәннәреннән әйбәтрәк дип исәплим. Халкың ач утырганда азыктан үч алуны мин һич кенә дә аңлый алмыйм.”

Инфографика: 500 тонна азык-төлек белән нәрсә эшләп була?

17 август Уфа янында М5 федераль трассада суган төягән Volvo машинасы ауган иде. Ә аңа кадәр Иглин районында мандарин төялгән Газель машинасы ауды. Моны кайбер шаяннар азык-төлекләр куркудан мордар китә дип шаярта.

XS
SM
MD
LG