Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч каздан көлдем, инвалид арбасы дип елыйм


Чит илдән медицина кирәк-яраклары кертелми дигән хәбәр таралгач инвалид арбаларының бәяләре ике тапкыр артты.

Әле кичә генә өч каздан эчем катып көлгән идем. Бүген шул өч каз акциясенең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлап, үкереп елардай булдым!

Әбием бот төбеннән аягын сындырды. Инвалид арбасы эзләргә куштылар. Әлбәттә, иң беренче эш итеп инетернетта әйберләр сатыла торган "Авито"га кердем. 7-10 мең сумга да инвалид арбалары барлыгына куанып, игьлан калдыручыларга шалтырата башладым.

Берсе, доллар бәясенең күтәрелүен сылтау итеп, 7 мең сумлык коляска 10 мең сумга күтәрелде дип игълан итте. "Нигә соң әле монда доллар?" дидем дә, телефонны куйдым. Башта мин моңа әһәмият бирмәдем. Кемдә нинди бзик булмас!

Тагын берсенә шалтыратам. Бәясен ике тапкыр артыграк итеп әйтте.
– Әле кичә генә игълан калдыргансыз бит, нишләп шундый бәя куйдыгыз соң,– дим.
– Игълан иске иде, аны яңартып кына куйдык. Бәясен үзгәртмәгәнбез шул. Сез телевизор карамыйсыз мәллә? Соңгы ике атнада нәрсә булганын белмисезме? Хәзер бит медицина техникасын чит илдән кертмиләр, шуңа күрә бөтен медицина техникасына бәя ике тапкыр сикерде,– ди.

Аптырагач, бер кибеткә киттем. "Бәя язуларын алып куйдык, әле яңа бәяләрне белмибез", ди сатучы.

Җәмәгать, чәчләрем үрә торды! Инвалид арбасы үзебездә җитештерелсә дә, конкурентлар булмагач, бәясе ике тапкыр сикергән. Кая качарга икән бу илдән?!

Элвира Фатыйхова
журналист

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG