Accessibility links

Кайнар хәбәр

Моторола алдында оят


Моторола (Арсений Павлов) исеме белән танылган ДНР хәрбиләренең берсе
Моторола (Арсений Павлов) исеме белән танылган ДНР хәрбиләренең берсе

"Татспиртпром"ның Донбасс сепаратистлары контролендәге территорияләренә аракы сатуы турындагы хәбәрне ишеткәч, уңайсыз булып китте. Моторола алдында оят, билләһи. Кем-кем, әмма Моторола безнең маңгайга төртеп, урыныбызны төртеп күрсәтеп, оятка калдырыр дип уйлаган юк иде. Алай да була икән.

Үзебезнең мөселман республикасы булуыбызны сөйлибез, ислам банкингын кертү турында киңәшмә уздырабыз, Русия җитәкчелегенең нәкъ менә Татарстанны ислам дәүләтләре белән арадашчы итеп сайлавы белән горурланабыз, гарәп илләреннән килгән кунаклар белән утырып сөйләшәбез дә, киңәшмәләрдә бер сүз башлана. План үтәлешен тикшерү. Ни өчен “Татспиртпром” аракысын аз сатып алалар. Фәлән-фәлән районнар шәп эчә, нигә төгән районда аз эчәләр?

Үзен мөселман республикасы дип күрсәтергә омтылган Татарстан һичьюгы ачыктан-ачык аракы эчүне пропагандаламаска тиеш. “Тат” атамасы калган оешмалар юкка чыгып бетте диярлек – әмма бу каһәре, “Татспиртпром”ы, һаман да татарның начар атын таратуын дәвам итә. Аракы җитештерүче оешмадан “Тат” дигән кушымтаны алып атарга кирәк – әнә булсын шунда “Кристалл”, “Родник” кебек татарга да, Татарстанга катнашы булмаган атама.

Русиянең спорт башкаласы без дип танытырга тырышып, дөньякүләм спорт уеннарын үткәргәч, менә сиңа тагын бер яңалык. “Татспиртпром” танылмаган Донецк халык республикасына аракы сата башлаячак икән, беренче партияне инде озатканнар да. Бу хәбәрне ишеткәч, Донбасста халкы җиргә кадәр баш иеп, безгә рәхмәт әйтерләр дип көткәннәрдер инде.

Моторола исеме белән танылган ДНР хәрбиләренең берсе, Арсений Павлов, “Бизнес онлайн” электрон газетасына биргән интервьюсында без – татарстанлылар әйтергә тиешле сүзне әйтеп биргән: ”Алкоголь белән көрәшергә кирәк. Сез бит мөселман республикасы, нигә сез безгә бу әйберләрне ташыйсыз?!” Егыл да үл инде шушы урында. Ә бит дөрес әйтә. Сугыштан каза күргән халыкка тагын бер бәла алып килергә җыенган кешеләргә ни әйтәсең?

Донбасска аракы ташый башлавын “Татспиртпром” җитәкчелеге изгелек итеп күрсәтергә тырышкан. Рәсми хәбәрдән моны хәйрия акциясе дип уйларга була – менә, Донбасста дефицит, Украина оешмалары анда тауар китерми, без, Русия оешмалары арасында беренче буларак, рәсми рәвештә үз продукциябезне сата башлыйбыз. Европа илләре ягыннан булачак санкцияләрдән курыкмыйбыз дип тә әтәчләнгәннәр.

Билгеле, монда хәйриянең “х” хәрефе түгел, “х” хәрефенең уртасындагы кисешкән тәресе дә юк. Бизнес. “Татспиртпром”ның яңа җитәкчелеге яңача себермәкче – үз продукцияләренә реклама ясап, сатуны арттырмакчылар. Илдә конкуренция көчле, ничек итеп булса да үзеңне күрсәтергә кирәк бит инде. Донбасска бәйле яңалыкларны ил күләмендә күтәреп алырлар да, бөтен федераль каналлар бушлай реклама ясарлар, әле берәрсе – вәт татарлар, булдырдыгыз дип, баштан да сыйпарлар дип уйлаганнардыр инде.

Нинди маркадагы аракылар озатканнарын тәфсилләп язулары иренең кабер ташына кибетенең рекламасын бастырып чыгарган комсыз хатын турындагы мәзәкне хәтерләтә.

Әгәр андагы ач-ялангач халыкка ярдәм итәргә уйласалар, акчалары күп бит – исерткеч җибәрмәсеннәр, озатсыннар ризыгын да, медикаментларын да, кем комачау итә? Аракы сату өчен батырлык кирәкмени? Кеше кайгысында бизнес ясап, бәхетле булуың шикле.

Рәсми хәбәрләрдә үк “Татспиртпром”ның элекке Союздан читкә аракы сатмавын белергә була. Билгеле, “Татспиртпром” бернидән дә курыкмыйбыз дип шапырына – бу илдә аракы эчүчеләрнең бетәчәге юк. Читтә сәүдәләре үтми икән, нәрсәдән куркырга дип уйлаганнардыр инде. Әмма бер нәрсә аерым ачык билгеле – бу адымнан соң киләчәктә оешмага чит ил базарлары тәгаен ябык булачак. Кызганыч, бу акылсыз һәм популист адымны бер аракы оешмасының адымы итеп түгел, Татарстан һәм татарлар эшләгән эш итеп кабул ителә.

Оешма җитәкчелегенең бушлай бик шәп реклама булыр дигән фикерләре дә чынга ашмады. Федераль каналлар яңалыкны күтәреп алып, көн-төн авызларын чайкамадылар бу хәбәрне. “Новороссия” проектын икенче планга күчереп, оныттырырга маташкан вакытта саттылар шул аракыларын.

Бизнесны сәясәткә бәйләү дөрес түгел, мондый очрак бизнес өчен яхшылык белән тәмамланмый. Республикага бу исерек акчалардан бернинди файда булмаячак. Финанс ягыннан да, сәяси яктан да. Заманалар узып, акылсыз патриотизм дулкыны сүрелгәч, бу адымыбызны искә төшерәчәкләр әле. Аракы ул иртәгәсе көнне урлау исәбенә ирешелгән бүгенге рәхәт тормыш. Аракы эчүче өчен дә, аракы сатучы өчен дә.

Әмма үзебездә Моторола кадәр дә акыл һәм үзебезгә хөрмәт булмавын белү бик авыр. Моторола алдында оят!

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG