Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек галиме Аяз Гыйләҗевне дөньяга танытмакчы


Төрек галиме Аяз Гыйләҗевне дөньяга танытмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:00 0:00

Төрек галиме Аяз Гыйләҗевне дөньяга танытмакчы

Төркия галиме Абдулкадыйр Чәкич Аяз Гыйләҗев иҗатын өйрәнеп, докторлык диссертациясе яза. Мәгълүмат туплар өчен ул Татарстанга килгән. Монда язучының гаиләсе белән аралашып, язучының иҗатын һәм шәхесен төптән ачарга ниятли. Язучы әсәрләрен инглиз теленә дә тәрҗемә иттермәкче.

Танылган татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевне Истанбулдан килеп өйрәнүче төрек галиме Абдулкадыйр Чәкич узган атна азагында татар газет-журнал мөхәррирләре белән очрашты. Әлегә бу кече форматтагы, иҗади төркемнең фикерләшү, танышу чарасы булды. Түгәрәк өстәлдә язучының тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева, Аяз Гыйләҗевнең улы, драматург Мансур әфәнде, язучы,тәрҗемәче Фатих Кутлу да бар иде.

Тормыш иптәше Аяз аганың гомер буе зур тырышлык куеп иҗат итүен искә алды.

“Зур авырлыклар аша үтәргә туры килде аңа. Һәрвакыт юлына каршы чыгулар бар иде. Шуңа да карамастан, ул тырыш булды. Аның иҗатын күп вакыт узганнан соң гына күрделәр. Тик соңгы елларда ул “авырлыклар күп булуга карамастан, ахыр чиктә теләгемә ирештем, хәтта Гаяз Исхакый исемендәге бүләкне беренче алучылардан булдым бит” дип әйтә иде”, ди Нәкыя ханым.

Абдулкадыйр Чәкич татарларны "башкалардан бәйсез үз әдәбиятын булдырган халык", ди. Аяз Гыйләҗев иҗатында да галим моны күреп ала.

“Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый әсәрләре белән таныш булсам да, Аяз ага әсәрләре мине татар әдәбиятына тагы да якынайтты. Аның иҗаты бернинди дә пропагандага буйсынмаган. Язу стиле дә үзенчәлекле. Кайбер әсәрләрен рус телендә укыдым. Аны дөнья масштабына чыгарырга кирәк, моның өчен әсәрләрен шулай ук инглиз теленә дә тәрҗемә итү мөһим”, ди Абдулкадыйр Чәкич.

Галим Аяз Гыйләҗев иҗаты белән Фатыйх Котлы тәрҗемәләре аша таныша. “Абдулкадир Аязның иҗатын төптән, чишмә башыннан өйрәнә ул. Миннән беркөн: “Иделнең башы кайда?” дип сорады. Ихтимал, һәрнәрсәнең төбенә төшеп, тәгаен өйрәнүчеләрдән ул”, ди Нәкыя ханым.

Төрек галиме докторлык диссертациясен яклаганнан соң ул эшне Америкага алып барырга уйлый. “Ниятем – Аяз Гыйләҗев иҗатын дөньяга таныту”, ди Абдулкадыйр Чәкич.

XS
SM
MD
LG