Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Рәфис Кашаповка дүрт ел төрмә сораган


2015 елның 16 июль фотосы
2015 елның 16 июль фотосы

Рәфис Кашаповка карата чираттагы мәхкәмә 10 сентябрьдә узачак.

Бүген Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата чираттагы мәхкәмә утырышы узды. Анда гаепләү ягы Кашаповка дүрт ел төрмә сораган. Элегрәк казый 24 августта хөкем карары да чыгарылырга мөмкинлекне әйткән иде.

Чираттагы мәхкәмә утырышы 10 сентябрьдә узачак. Анда Рәфис Кашаповның соңгы сүзе һәм адвокатлар чыгышы каралган.

XS
SM
MD
LG