Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь карьерист гаугасы Татарстанны какшатырмы?


Эдуард Сәләхетдинов
Эдуард Сәләхетдинов

Яшь гвардияче Эдуард Сәләхетдиновның кыйналу тарихы көтелмәгән борылыш алды. Татарстандагы "Бердәм Русия"ләр каты белдерү белән чыкты. Change.ru сәхифәсендә Әсгать Сәфәровны эштән алу таләбе куелды.

Дүшәмбе кичендә Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы гамәлләрен тикшерү күрсәтмәсе турында билгеле булды. Бу хактагы белдерү "Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе" ("Молодая Гвардия Единой России, МГЕР) хәрәкәтенең интернет сәхифәсендә дә басылып чыкты, медиада таралды. МГЕР Русиядәге бүгенге режимны үлеп яклаучы, хакимияткә омтылучы яшь буын вәкилләреннән тора.

22 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе карары белән "Бердәм Русия" фиркасенең МГЕР оешмасы активисты Эдуард Сәләхетдинов кулга алынган иде. Ул комарлы уен салоннары хуҗаларыннан янап акча алуда гаепләнде.

Ә аңа кадәр шул ук Сәләхетдиновның, комарлы уен урыннарын ачыклаучы яшерен бер активист буларак, каты кыйналуы һәм хастаханәгә ятуы турында хәбәр ителгән иде. Янәсе, ул яшерен төстә шундый урыннарны ачыклап йөрүче булган, әмма фаш ителгән һәм нәтиҗәдә кыйналган.

"Молодая гвардия"нең Координация шурасы вәкиле Денис Давыдов "Известия" газетында мәкалә бастырып һәм Тикшерү комитеты җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, Эдуард Сәләхетдиновның кыйналу эшен тикшергәндә Татарстандагы полиция аның хокукларын тупас боза дигән гаепләү белән чыкты.

Моңа Мәскәүдәге федерал мәгълүмат чаралары кушылды, алары гомумән, Татарстанда комарлы уен бизнесы җирле полиция канаты астында яшәп ята дигән гаепләүләр бәян итте.

Шуннан соң Русиянең Тикшерү комитеты бу эшне Татарстандагы бүлекчәсенә карап чыгарга, Сәләхетдиновның кайда булуын ачыкларга кушты. "Яшь гвардия"челәрнең интернет сәхифәсендә әйтелгәнчә, Татарстандагы хокук сакчылары аның кайда тотылуын яшерә икән.

Тикшерү башлану турында игълан иткәндә Бастрыкин вәкиле Владимир Маркин, берничә ел элек Татарстанда "Дальний" полиция бүлегендәге хәлләрне искә төшерде. Ул вакытта анда Сергей Назаров исемле кеше шампан шешәсе белән җәзалап үтерелгән иде.

Аннан соң чыккан шау-шудан соң Татарстанның ул вакыттагы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Әмма озак та үтмәде, ул Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынына билгеләнде.

Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Инде Сәләхетдинов гаугасына кире кайтып - берничә көн элек change.org cәхифәсендә Әсгать Сәфәровны вазифадан азат итү таләбе басылып чыкты. Аны Рөстәм Юнысов исемле бер адәм тәкъдим иткән. Ул турыдан-туры Татарстан президентына мөрәҗәгать итә. Юнысов, "мин һәм бу хатка кул куючылар, "Дальний" вакыйгасы кебек хәлләргә юл куйган, Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы һәм бар Татарстан абруена тап төшергән кеше (ягъни Сәфәров) республика җитәчелегендә булмаска тиеш дип саныйбыз", дип яза. Өч көн эчендә мөрәҗәгатьне 23 мең кеше имзалаган.

Татарстандагы "Бердәм Русия" үзен һәм эчке эшләр министрлыгын яклый

24 августта Татарстандагы Бердәм Русия фиркасенең башкарма комитеты бу хәлгә борчылып махсус утырыш үткәрде һәм Сәләхетдинов эшенә үз карашын белдерде. Бу утырышка Татарстандагы эчке эшләр министры Артем Хохорин да чакырылган иде.

Чарада Татарстандагы Бердәм Русия фиркасе вәкилләре партиянең Мәскәүдәге җитәкчелеге һәм Яшь гвардия башлыкларына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда активистларны яклау кирәклеге әйтелә, әмма шул ук вакытта, һөҗүм итүне дә, полиция гаепләвен дә кануный һәм җентекле тикшерергә кирәк диелә.

Соңыннан бу гаугага мөнәсәбәтен "Бердәм Русия"нең федерал сәяси шурасы да белдерде, аның мөрәҗәгатендә федераль матбугатта Татарстанга каршы алып барылган кампания хөкем ителә һәм аның башында "Бердәм Русиянең Яшьләр гвардиясе" вәкилләре торуына гаҗәпсенү белдерелә. 25 августта интернетта Эдуард Сәләхетдиновның комарлы бизнес вәкиле белән сөйләшүе яздырылган аудиосы бәян ителде. Анда ул чыннан да килешенгән урыннарга рейдлар ясамаячагын әйтә, үзенә бүләкләр бирү мөмкинлегенә ишарә ясый.

Ул арада Татарстанда буласы президент сайлавына һәм җирле депутатларны сайлауга өч атна вакыт калып бара. Хәзер сәясәт белгечләре һәм блоггерлар бу җәнҗаллардан соң "Бердәм Русия" Татарстанда элекке кебек зур процент тавыш җыя алмас дигән шик белдерә.

XS
SM
MD
LG