Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сенцов – 20, Кольченко – 10 елга хөкем ителде


Сенцов террорчылыкта гаепләнеп хөкем ителде.

Украина режиссеры Олег Сенцов 20 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителгән, Кырым активисты Александр Кольченкога 10 ел биргәннәр. Дондагы Ростовта Төньяк –Кавказ хәрби бүлгесе мәхкәмәсендә бүген шундый карар чыгарылды.

19 август көнне булган соңгы мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Сенцовны 23 елга кырыс шартлы колониягә, ә Кольченкога 12 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Соңгы сүз белән чыгыш ясаганда Сенцов: «Оккупантлар мәхкәмәсе берничек тә гадел була алмый» дип әйткән иде.

«Мемориал» хокук яклау үзәге Сенцов һәм Кольченконы сәяси тоткын дип атады.

Кырымда туып үскән Сенцов Украинада евромайдан тарафдары иде. Аннексия көннәрендә ул ныгытмаларда камауда калган украин хәрбиләренә ашамлыклар ташыды. Аны 2014 елның 11 маенда аннексиягә каршы урам җыеныннан кайтып килгәндә Акмәчет урамында тотып япканнар. Берничә көннән ул Мәскәүдә пәйдә булды. Аны Кырымда "Бердәм Русия" һәм коммунистлар фиркаләре офисларына ут төртүдә гаепләделәр. Мәхкәмә залында барган тамашада прокурорлар Сенцовка каршы нигезле дәлил китерә алмады. Бердән-бер шаһит Геннадий Афанасьев соңгы утырышта үз сүзләреннән баш тартты, үзенә басым булганын белдерде.

XS
SM
MD
LG