Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның Абдрахман авылы укучылары күрше Татарстан мәктәбенә барырга мәҗбүр


Абдрахман авылы укучылары
Абдрахман авылы укучылары

28 август Абдуллин районы мәхкәмәсе Абдрахман авылындагы мәктәпнең дүрт хезмәткәрен эшкә кайтару турында карар кабул иткән. Әмма укучылар 1 сентябрьдә күрше Татарстан мәктәбенә барачак.

Татарстан чигендә урнашкан Оренбурның Абдуллин районында җомга көнне булган мәхкәмәдә татарлар яшәгән Абдрахман авылы мәктәбенең дүрт хезмәткәрен (ике укытучы, бер пешекче һәм бер техник хезмәткәр) кире эшләрендә торгызу турында карар кабул иткән. Билгеле булганча, июнь аенда мәктәп мөдире сигез укытучыны эшеннән азат иткән иде. Моны ул район мәгариф бүлегеннән булган басым белән аңлатты. Шуннан соң укытучылар мөдирне мәхкәмәгә бирде. Башта сигез укытучы да мәхкәмәгә шикаять иткән булса, ахыр чиктә төрле басымнар сәбәпле, аларның саны бишкә генә калды.

Бүгенге мәхкәмәдә ике укытучы кире эш урынына торгызылса да мәктәп ябык килеш кала, чөнки 24 август көнне ликвидация комиссиясе аны кабул итмәде. Әлеге авылда белем алган Тимур Зиннатуллин Азатлыкка әйтүенчә, хәзер төрле иминлек таләпләренә туры килми дип документлар белән хәрәмләшүләр бара.

“Без районда Гадәттән тыш хәлләр идарәсендә булдык һәм анда мәктәпне тикшерүдә бернинди хилафлыклар табылмаганын әйттеләр”, ди ул.

Мәхкәмә юлларын таптау дәвам итә

Район башлыгы урынбасары Елена Дунаенко Азатлыкка мәктәп акча юклыктан ябыла, әгәр финанс ярдәм булса без мәктәпне калдырырга әзер дигән булса да, ике көн элек кенә авылда булып киткән Абдуллин районы мәгариф идарәсе башлыгы Светлана Ивасюк ата-аналарны җыеп мәктәпне ачмаячагын әйткән.

“Әлеге очрашу вакытында Ивасюкка мәктәпкә ярдәм итәргә теләүче татар иганәчеләре табылды һәм без фонд ачарга телибез дигән идек, ул бернәрсәгә дә карамастан мәктәпне ачмаячагын әйтте. Бу сүзләрдән соң инде без бу фонд булдыру эшләрен туктатып торырга булдык”, ди Зиннәтуллин.

Аның әйтүенчә, алар дүшәмбе көнне район хакимиятен мәхкәмәгә шикаять итәргә җыена.

“Канун нигезендә мәктәпне япканда халык фикере истә тотылырга тиеш, ә авылда мондый әйбер булмады. Бары 10-15 кешедән генә сорау алу әле дөрес түгел, бөтен авыл халкы үз фикерен белдерергә тиеш. Шуңа без халык арасында сораштыру уздырылмауны мәхкәмәгә шикаять итәргә булдык”, ди ул.

Шул ук вакытта киләсе атнадан инде мәктәпләрдә укулар башлана. Абдрахман авылы укучылары беренче сентябрьдә мәктәпкә күрше Татарстанның Баулы районы Шалты авылына барырга булган. (Шалты Абдрахманнан биш чакрым чамасы ераклыкта урнашкан - ред.)

“Бүген Шалты авылы мәктәбе мөдире белән сөйләштек һәм балалар Белем көненнән мәхрүм калмасын өчен 1 сентябрьдә балаларны анда алып барырга килештек. Без мәктәп өчен көрәшкән чорда балалар анда укый торсын дип сөйләштек. Баулы районы җитәкчелеге моның өчен безгә махсус автобус бирә. Иртәгә мәктәп мөдире безгә киләчәк.

Без бит үзебез килеп мәктәп йозагын ача алмыйбыз. Аннары укытучыбыз да икәү генә. Калган өч укытучы инде күрше Николькино мәктәбенә эшкә китте. Шуңа без әлегә балаларны Татарстанга җибәрергә булдык”, диде Зиннәтуллин.

XS
SM
MD
LG