Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Уйнагыз гармуннар" фестивале үтте


Казанда "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:16 0:00

Казанда "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме үтте

30 август - Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә Казанда утызынчы тапкыр "Уйнагыз, гармуннар" халык иҗаты бәйрәме оештырылды.

30 августта һәрдаим Камал театры каршында уздырылып килүче "Уйнагыз, гармуннар" фестивале быел Иске Татар бистәсенең Кабан күле буенда үткәрелде. Мәйданы кечкенә булганга күрә, бу тамаша, караучылар өчен бераз авырлыклар тудырды.

Башка елларда Камал каршындагы иркен мәйданда сәхнә читендә дә гармунга биючеләрне күреп булса, быел гармунчылар тимер рәшәткәләр белән киртәләп алынган урында гына гармун тартты, халык аларны кырыйдан күзәтергә мәҗбүр калды.

Быел да "Уйнагыз, гармуннар" чарасында катнашучылар хәйран күп булды. Казан һәм Татарстанның утызлап районыннан килгән үзешчәннәр белән бергә Чуашстан, Мари Иле, Киров өлкәләреннән һәм башка яклардан килгән үзешчән гармунчылар 30 август - Татарстан мөстәкыйльлеге көнендә халыкны җыр-моңга күмде.

XS
SM
MD
LG