Accessibility links

"Яши белү" – нәрсә ул?


Forbes исемлегенә кергән Камилә Шәймиева (с), Мөслимә Латыйпова, Гүзәлия Сафина
Forbes исемлегенә кергән Камилә Шәймиева (с), Мөслимә Латыйпова, Гүзәлия Сафина

Өч татар хатын-кызының Forbes исемлегенә эләгүе турында хәбәр Азатлык укучыларында зур кызыксыну уятты. Әлеге язмага килгән фикерләрнең берсен "Халык сүзе" бүлегендә тәкъдим итәбез.

Миллиардлар туплый алган бу татар хатын-кызларының уңганлыклары, булдыклылыклары белән соклану да, дин аша аларны иманлы эшләргә чакыру да, байлык җыю ысулларыншик астына кую да бар фикер уртаклашучыларның сүзләрендә. Әмма ләкин саклык бөркелеп тора байларга карата әйтелгән сүзләреннән. Шулай булмый ни! Акча хакимлек иткән, акча көче җиңгән заман ич бу! Ә бит акыллы, уңган, зирәк, гомерләре буе тир түгеп намуслы хезмәт иткән хатын-кызлар күп бит миләттәшләребез арасында.

Ләкин миллиардлаган сумнарга җиткән байлык туплый алмадылар алар. Байлык туплый алмаганнар турында "яши белми" дигән нәтиҗә ясады инде җәмгыять, янәсе, акыллары җитеп бетмәгәннәр яши белмиләр. Димәк, бу бай хатыннар "яши беләләр" дигән нәтиҗә ясалган инде. Яши белү төшенчәсенә заманча күзлектән чыгып карасак, бик күп нәрсә керә бу төшенчәгә, тик намуслылык, юмартлык, мәрхәмәтлелек дигән нәрсәләр генә керми торгандыр. Ил, дәүләт, җәмгыять байлыгы гаделсез, аерым төркем кешеләре арасында гына бүленгән, төп халык массасы бурычка баткан, очны-очка ялгап яшәгән бүгенге кризис заманында "Forbes исемлегенә эләгү өчен хатын-кыз нинди булырга тиеш?" дигән сорау кую урынлымы? Күңел кабул итми мондый сорауны, чөнки Камиләнең, Мөслимәнең, Гүзәлиянең ничек баеп китүләре турында беркем бернәрсә белми.

Мин ике генә сорау куяр идем бу очракта:

  1. Алар кул астында эшләүче гади хезмәткәрләрнең эш хаклары нинди күләмдә икән?
  2. XX гасыр башындагы зыялы татар байлары, Мөхлисә Бубилар үрнәгендә милли мәгърифәтне үстерүгә нинди өлеш керттеләр икән, мохтаҗларга, яшәү белән үлем арасында җан асраган, аларны дәвалау өчен әти-әниләре кул сузып тиенләп акча җыеп йөрүче сабыйларга, баласын мәктәпкә кертү өчен акча җүнәтә алмаган күп балалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәттеләр икән алар шул байлыкларыннан, "зәкят" дигән нәрсәне беләләр микән алар?

Татар хатын-кызлары дип атагач, бу туташ-ханымнарга байлыкларына карап түгел, әнә шундый таләпләрдән чыгып бәя бирергә кирәктер. Җәмгыятьнең хакы бар алар алдына шундый сораулар куярга! Дөресен әйткәндә, капитал мәрхәмәтлелек, кызгану хисләрен, юмартлыкны танымый, бу төшенчәләр ят капиталга!

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG