Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хадиджа Исмаилова: "Төрмәгә ябылсам да, эш дәвам итәчәк"


31 августта Бакудагы мәхкәмә янында Хадиджа Исмаиловага теләктәшлек белдерүчеләр
31 августта Бакудагы мәхкәмә янында Хадиджа Исмаиловага теләктәшлек белдерүчеләр

Баку мәхкәмәсендә хөкем ителүче журналист Хадиджа Исмаилова соңгы сүз белән чыгыш ясаганда президент Илһам Алиев исемен телгә алуга аның чыгышы туктатылды.

Азатлык радиосының Азәрбайҗан редакциясе белән хезмәттәшлек итүче, Баку мәхкәмәсендә хөкем ителүче Хадиджа Исмаилова мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыгыш ясады. Икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнүче журналист бу гаепләрне кире кага һәм бу мәхкәмәнең сәясәт белән бәйле булуын белдерә.

Хадиджа Исмаилова
Хадиджа Исмаилова

Исмаилова чыгышының ахырына якынлашканда президент Илһам Алиевны һәм башка югары түрәләрнең исемен телгә алу белән прокурор аның чыгышын туктатуны сорады. Мәхкәмә утырышын иртәгә дәвам итәрдә дип карар ителде.

Хадиджа Исмаилова бу хөкем процессын Азәрбайҗан җитәкчелегендәге коррупция очракларын тикшерүе өчен үч алу дип бәяли. Хөкемдарга ул: “Мин төрмәгә ябылсам да, эш дәвам итәчәк”, дип белдерде.

Узган атнада дәүләт гаепләүчесе журналистка тугыз елга төрмә җәзасы бирүне сорады.

Хадиджа Исмаилова: “Без бик мөһим эш башкарабыз, кулга алыну һәм шантаж белән түләргә туры килсә дә, без җәмгыятькә мәгълүмат биреп килдек. Һәм хәзер мин бу эшне башкаруыма шатмын”, диде.

Исмаилованың 2012 елда Азатлык радиосының Азәрбайҗан телле тапшыруында чыккан язмасында Азәрбайҗан хөкүмәтенең президент Илһам Алиев гаиләсенә бик табышлы алтын чыгару урынын тапшырганлыгы турында сөйләнде.

2014 елда Хадиджа Исмаилова Алиеваның ике кызының оффшор ширкәтләре аша Азәрбайҗандагы иң зур мобиль элемтә ширкәте Azercell белән бәйле булуы турында язып чыкты.

Үз репортажлары өчен күп кенә халыкара бүләкләр алган журналист бу мәхкәмәнең нәтиҗәсе алдан ук билгеле иде һәм аны “канунсызлык”тан башка сүз белән бәяләп булмый диде.

Аерым алганда, Исмаилова үзенә каршы шәһадәтлек кылган кешеләрнең моңа басым астында ризалашырга мәҗбүр булганын яки алар өчен имзаны башка кешеләр куйганын дәлил итеп китерде.

Мәхкәмә залында чыгыш ясап Исмаилова: “Шаһитләрнең берсенә ришвәт тәкъдим ителгән. Оят түгелме сезгә?! Нинди дәүләт бу?!” дип чыгыш ясады.

Исмаилова хөкүмәтнең аны салымнардан качуда, акча үзләштерүдә һәм вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләвен әйтеп үзенең нәкъ шундый җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнүен искә алды.

“Президент гаиләсенең оффшор хисапларында сакланучы урланган акчаларны, дәүләт өчен сатып алудагы, оффшор ширкәтләре һәм төркемнәре белән килешүләрдәге җинаятьләрне, шулай ук салымнардан качуларны тикшерүче кешегә мондый гаепләүләр белдерү көлке”, диде ул һәм “мине 15 ел яки 25 ел төрмә генә сындыра алмаячак”, дип өстәде.

39 яшьлек Хадиджа Исмаилова Азәрбайҗан хакимиятләрен иң нык тәнкыйтьләүчеләрнең берсе. Amnesty International узган елның декабрендә кулга алынган журналистны “вөждан тоткыны” дип атый. Журналистларны яклау комитеты бу хөкем процессын аның журналистлык эше өчен үч алу дип бәяли.

7 августта башланган хөкем процессын күзәтү мөмкинлеге бары кайбер дәүләтләрнең Бакуданы илчелекләре хезмәткәрләренә генә бирелде. Бәйсез журналистлар һәм активистлары мәхкәмә утырышларына кертелми.

XS
SM
MD
LG