Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар теленең дәүләт статусы тик кәгазьдә генә


Айдер Меметов: "Кырымтатар теле башка дәүләт телләре белән тиң хәлдә түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00

1 сентябрьдә Кырымда үз ишекләрен ачкан 586 мәктәп арасында 15 мәктәп кырымтатар мәктәбе дип исәпләнә. Бу мәктәпләрдә кырымтатар теленә башка мәктәпләрдәгегә караганда күбрәк сәгатьләр аерыла диләр. Кырым федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Айдер Меметов, кырымтатар теле дәүләт теле итеп исәпләнсә дә, ул башка дәүләт телләре белән тиң түгел, ди.

Акмәчет районы Мамут Султан авыл мәктәбендә укучыларның 70 процентын инде 20 елдан бирле кырымтатар балалары тәшкил итсә дә, ул мәктәп һаман урыс телле мәктәп статусында. 2015 уку елында да бу мәктәптә тик кырымтатар сыйныфларында гына кырымтатар теле сәгатьләре сакланган, башка сыйныфларда кырымтатар телен тик факультатив рәвештә калдырганнар. Ни өчен урыс телен Кырымда факультатив рәвештә өйрәнмиләр икән дигән сорау җавапсыз кала.

Димәк, чыннан да кырымтатар теленең дәүләт статусы тик кәгазьдә генәме?

Мондый хәлнең сәбәбе мәктәпләрдә генә түгел. Кырымтатар теле дәүләт теле икән, бу телдә бөтен тукталышларда, һава аланнарында, портларда, вокзалларда игъланнар, Кырымда җитештерелгән тауарларның маркировкасы, авыл-шәһәрләрнең исемнәре дә кырымтатарча да язылырга тиеш. Бу - канун булса да, Кырым Конституциясе таләпләре бер җирдә дә үтәлми.

Матбугат чараларында Мәскәүнең, Кырымның зур түрәләре исә авызларын күпертеп кырымтатар теле тарихта булмаган дәүләт теле статусына ия булды дип шау-шу итеп хәбәр итеп торалар. Хәлбуки, кырымтатар теле Кырым ханлыгы дәверендә дәүләт теле булган, бу телнең киң таралу сәбәбеннән бер заманда ул Франциядә университетта укытылган, Кырым ханлыгында булган төрле Европа илләре илчеләре дә бу телдә сөйләшкәннәр, Швеция патшасы белән Кырым ханы кырымтатарча язышкан. Моны Швеция архивларында сакланган хатлар раслый. 1921 елда Кырымга совет автономиясе бирелгәндә кырымтатар теленең дәүләт статусы билгеләнгән иде. Бөтен таныклыклар, туу хакында, башка рәсми документлар кырымтатар телендә дә язылган.

Бүген кемнәрнеңдер кырымтатар теле беркайчан да дәүләт теле статусына ия түгел иде дигәннәре әкият булып кала. Ә инде кырымтатар теленә дәүләт статусы бирелде дигән сүзләр сафсатадан башка бернәрсә түгел. Кырым мәктәпләрендә булган вазгыять моның ачык һәм кычкырып торган мисалы булып тора.

XS
SM
MD
LG