Accessibility links

Русиядә кичке 6дан иртәнге 9га кадәр хәмер сатуны тыю тәкъдим ителә


Бу тәкъдим белән Җәмәгать пулатының халыкны наркотик, тәмәке һәм хәмердән саклау өчен эшләгән шура рәисе Султан Хамзаев чыкты.

Алкоголь базарын көйләү идарәсе - Росалкогольрегулирование аракыны күпләп эчүгә каршы көрәш кысаларында тәкъдимнәр җыя. Җәмәгать пулатының халыкны наркотик, тәмәке һәм хәмердән саклау өчен эшләгән шура рәисе Султан Хамзаев​ Русия буйлап аракыны кичке 6дан иртәнге 9га кадәр сатуны тыярга чакырды. Аның сүзләренә караганда, бу хәмер белән бәйле җинаятьләрне киметәчәк.

Бүгенге көндә төнге 11дән иртәнге 8гә кадәр аракы сату тыелган. Кайбер төбәкләр аракы сатуга үз чикләүләрен кертте. Бурятиядә иртәнге 8дән кичке 6га кадәр театр һәм кинотеатрлар буфетларында хәмер сату тыелган. Дагыстанда, Чуашстанның Шыгырдан авылында Рамазан аенда хәмер сатылмый. Шулай ук мәктәптә соңгы кыңгырау, Баларны яклау көне (1 июнь) һәм Белем көнендә (1 сентябрь) төбәкләрдә хәмер сатуда чикләүләр бар.

Узган ел Казанда Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге Рамазан аенда хәмер сатуга каршы урам җыены уздырды.

XS
SM
MD
LG