Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария"не арендега алган Светлана Инякинага төрмә җәзасы киметелде


Светлана Инякина
Светлана Инякина

"Булгария" капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитовка хөкем йомшартылгач та һәлак булганнарның туганнары ризасызлык белдергән иде.

Мәхкәмә 2011 елда Иделдә баткан "Булгария" көймәсен арендага алып кулланган "Аргоречтур" ширкәте башлыгы Светлана Инякинага хөкем карарын йомшартты. Русиядә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия уңаеннан Инякинаның тугыз ел ярымлык төрмә җәзасы өч мәртәбә киметелде. Инякина Чуашстандагы 2нче санлы Алатыри хатын-кызлар колониясендә утыра.

Алты ел ярымга хөкем ителгән "Булгария" капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитовка да төрмә җәзасы дүрт ел да җиде айга кадәр кыскартылды. Фаҗигадә туганнарын югалтканнар моңа ачу һәм ризасызлык белдергән иде.

1955 елда төзелгән "Булгария" көймәсе яр буеннан өч чакрым ераклыкта 2011 елның 10 июлендә батты. Болгарга сәяхәттән кайтып килгән көймәдә 201 кеше булган, аларның 79зы коткарылды. 122 кеше, шул санда 28 бала батып үлде.

XS
SM
MD
LG