Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале башлана


Фестиваль Төркия режиссеры Хәсән Кирачның (Hasan Kiraç) "Берләшкән йөрәкләр" ("Birlesen Gönüller") исемле фильмы белән ачыла
Фестиваль Төркия режиссеры Хәсән Кирачның (Hasan Kiraç) "Берләшкән йөрәкләр" ("Birlesen Gönüller") исемле фильмы белән ачыла

5-11 сентябрь Казанда XI халыкара мөселман киносы фестивале уза. Белгечләр быелгы фильмнарның күпкә сыйфатлы булуы хакында әйтә.

Быелгы фестивальдә катнашу өчен дөньяның 53 иленнән барлыгы 700дән артык фильм килгән. Сайлап алынган фильмнар бәйге кысаларында һәм бәйгедән тыш програмнарда күрсәтеләчәк. Бәйге програмында 25 илдән 51 фильм катнаша.

4 сентябрь мәдәният министрлыгында үткән матбугат очрашуында сайлап алу комиссиясе рәисе, кино тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев быел җибәрелгән фильмнарның сыйфаты башка елларныкыннан күпкә яхшырак булуы хакында әйтте. "Узган елларга караганда, гомумән, быелгы фильмнарның сыйфаты яхшырак. Бу аеруча Иран фильмы мисалында күренә", диде ул. Режиссер Алексей Барыкин Татарстан киносы үсеше, яңа буын кинематографистлар килеп, әйбәт фильмнар ясавы хакында әйтеп узды.

Татарстан фильмнары биш номинациядә катнаша

Татарстан фильмнары быел бәйге кысаларындагы барлык биш номинациядә дә катнашачак. Мисалга, анимацион фильм номинациясендә Татарстаннан Даниил Фәйзрахмановның "Салават күпере" һәм Сергей Киатровның "Койрыклар" фильмнары күрсәтеләчәк. Кыска метражлы документаль фильм номинациясендә Зөфәр Хәйруллинның "Югары нотада" фильмы, кыска метражлы нәфис (игровой) фильм номинациясендә Юрий Даниловның "№ 9", Салават Юзеевның "Ишекне шапылдатып япты һәм китте" ("Хлопнул дверью и ушёл") фильмы, нәфис фильм номинациясендә Фәрит Дәүләтшинның "Рудольф Нуриев. Рудик" фильмы, документаль фильм номинациясендә Степан Беловның "Композитор София Гобәйдуллина Казанда" фильмы булачак.

Фестивальдә милли гала-премьера буларак бәйгедән тыш програмда Ренат Әюповның "Ак чәчәкләр" фильмы күрсәтеләчәк.

"Идел-Урал" легионы турында фильм күрсәтеләчәк

Бәйге програмы кысаларында катнашачак документаль фильмнар арасында "Идел-Урал" легионы әсирләре язмышы турындагы Денис Красильниковның "Кичерелмәгәннәр сугышы" ("Война непрощенных") фильмы да тәкъдим ителәчәк.

Быелгы фестивальдә исламга кагылышлы дини темага багышланган аерым програм да оештырыла. Әлеге фильмнар бәйге програмыннан тыш ислам мәдәнияте музеенда күрсәтеләчәк.

Фестивальдән иң соңгы мәгълүмат, тәэсирләр, фото һәм видеолар Азатлык көндәлегендә.

XS
SM
MD
LG