Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечня башлыгы мөселман китабы өчен протестлар белән янады


"Мольба (дуа) к богу: ее назначение и место в Исламе" китабы Көньяк-Сахалински шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан 12 августта экстремистик дип табылды.

Русия баш прокуратурасының Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровка "Мольба (дуа) к богу: ее назначение и место в Исламе" китабын экстремистик дигән карар чыгарган Көньяк-Сахалински хөкемдары һәм прокурорын мыскыллавы өчен тәнкыйть белдерүеннән соң, Кадыйров үзенең "Вконтакте" битендә җавап урнаштырды.

"Мөселманнарның хисләрен хурлау Перченко һәм Билобровецка ярый, ә үзләрен хөкемдар һәм прокурор дип санаучыларны бик дөрес рәвештә шайтаннар һәм провокаторлар дип атау һич ярамый икән", дип язган ул.

Кадыйров сүзләренчә, үз карары белән Көньяк-Сахалински хөкемдары Наталья Перченко һәм прокурор Татьяна Билобровец "миллионнарча Русия һәм миллиард ярым дөнья мөселманнарын" мыскыл итте.

Чечня башлыгы "Мольба (дуа) к богу: ее назначение и место в Исламе" китабын экстремистик дип тану карарын кире мәхкәмәгә шикаять итүен әйтте. Кадыйров фикеренчә, Баш прокуратура һәм югары мәхкәмәгә исламга һәм Русиягә каршы каунунсыз документны кичекмәстән үзгәртү, ә провокаторларны җавапка тартырга кирәк.

"Иртәгә протестлар башланганда инде соң булачак", дип кисәтте Кадыйров.

Алдагы көнне Чечня башлыгы мөселман китабын тыйган өчен хөкемдар һәм прокурорны җавапка тарту өчен кануни юл тапмасалар ул шәхсән аларны үзе җавапка тартачагы белән янады. Баш прокуратура бу белдерүләрне гаепләп чыкты.

Хөкемдарга янау өчен Русиядә өч ел иректән мәхрүм итү, ә прокурорга янау өчен ике ел төрмә каралган.

"Мольба (дуа) к богу: ее назначение и место в Исламе" китабы Көньяк-Сахалински шәһәр мәхкәмәсе тарафыннан 12 августта экстремистик дип табылды. Экспертиза нәтиҗәләре китапта исламның башка диннәргә карата өстенлеге чагыла дигән һәм мәхкәмә шуңа таянып аны экстремистик дигән карар чыгарган.

Әлеге китапта Коръән аятьләре тәрҗемәсеннән өзекләр һәм хәдисләр китерелгән.

XS
SM
MD
LG