Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Чәкчәк музеен түрәләр якласа да, ахыр чиктә ул барыбер ябылган


Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова белән Татарстан туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов яклау сүзләрен әйтсә дә, исәпкә алучы булмаган. Бүген чәкчәк музее эшчәнлеген туктатты.

Музей ябылу турындагы хәбәрне аның оештыручычы Дмитрий Полосин “Реальное время” газетасына раслаган.

“Бүген иртән эшкә дип килдек һәм хәйран калдык, барлык ишекләр ябылган, мөһерләр салынган, йозаклар алыштырылган. Читтә машина тора, андагы кешеләр безне күзәтә”, дип сөйләгән чәкчәк музее мөдире.

Исегезгә төшерәбез: музей тирәсендәге шау-шу арендага бирүче (Мәрҗани мәчете) һәм яллап торучы (Чәкчәк музее) арасында килешә алмауга бәйле иде. Ай саен музей бинаны куллану өчен 45 мең сум түләгән. Мәрҗани мәчете Татарстан милек министрлыгына хәбәр итмичә бинаны арендага биргәне ачыкланды. Министрлык – бинаның төп хуҗасы.

Ике якны да килештерү өчен Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова белән Туризм буена дәүләт комитеты Сергей Иванов та үз сүзен әйтте. Яңа килешү имзаланды. Музей эшчәнлеген дәвам итте, аларга шулай ук идәнасты өлешен дә кулланырга рөхсәт ителгән иде.

XS
SM
MD
LG