Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Рәфис Кашаповны яклап пикет узды


Роберт Ярулла
Роберт Ярулла

​14 сентябрьдә Уфада Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикет үтте. Пикетчы Роберт Ярулла бу мәхкәмә Кырым аннексиясенә каршы күпсанлы кешеләрне куркыта алмаячак дип белдерде.

15 сентябрьдә көтелгән хөкем карары алдыннан узган бу пикет “Матбугат йорты” каршындагы Шаһит Ходайбирдин һәйкәле янында булды. Чараны Башкортстан татар иҗтимагый үзәге оештырды. Пикетта ТИҮнең идарә әгъзасы Роберт Ярулла торды. Ул "Рәфис Кашаповны – иреккә!" дип язылган шигарь күтәреп торды. Кырымны аннексияләүгә каршы интернетта тараткан мәкаләләре өчен экстремизмда гаепләнеп узган ел ахырында кулга алынган Рәфис Кашаповны яклап моңа кадәр дә Уфада берничә ялгыз пикет үткән иде.

Роберт Ярулла Азатлыкка: “Мин Рәфис Кашаповны яклап Чалллыда узган ике мәхкәмә утырышына бардым. Бу юлы бару мөмкинчелегем булмау сәбәпле, ялгыз пикетка чыгарга карар иттем. Минем бу мәхкәмәләр турында фикерем катгый. Мин аларны татар халкы өстеннән барган утырышлар дип бәялим. Бер кешене хөкем итеп, башкаларга сабак укытырга тырышалар. Шудый юл белән халыкны куркытырга, өркетергә уйлыйлар. Ләкин андый юллар белән генә татарны сындырып булмый. Киресенчә, без берләшәбез генә. Ә бит Рәфис Кашаповның интернеттагы Украина темасына язмалары ил бөтенлегенә кизәнү түгел, киресенчә, Русия бөтенлеге өчен җан ату. Рәфис Кашаповның ил башларына Украинага каршы алып барган сәясәтегез дөрес түгел, аның нәтиҗәләре бик куркыныч булырга ихтимал дип кисәтүе, сугышка каршы чыгуы, минемчә, җинаять була алмый.

Кырымны басып алуга каршылар бер Рәфис Кашапов кына түгел. Алар бик күпләр, яба башласаң, төрмәләр җитмәячәк. Рәфис Кашаповны, бәлки, иреккә дә чыгармаслар, шартлы хөкем итүләре дә ихтимал. Аның кебек уйлаучы башка кешеләрне дә кулга алулары мөмкин. Ләкин һәр нәрсәнең дә чиге бар. Бердән-бер көнне Рәфис Кашапов халыкара мәхкәмәләрдә яклау табып, күрелгән рухи зыянын каплатачак әле. Минем моңа иманым камил. Бүген андый мәхкәмәләр уздырган, халкын эзәрлекләгән кешеләргә дә бәя биреләчәк көннәр бер җитәр дип уйлыйм”, дигән сүзләрне җиткерде Роберт Ярулла.

XS
SM
MD
LG