Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Русия "Донецки халык республикасы"на пенсия түләргә акча күчерә


Донецки өлкәсенең Мириновка авылында пенсионерлар җирле Мәдәният сараенда бомбалардан кача
Донецки өлкәсенең Мириновка авылында пенсионерлар җирле Мәдәният сараенда бомбалардан кача

Bloomberg мәгълүмат агентлыгы Русия үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаган төбәккә ай саен 2.5 миллиард сум күчерә дип хәбәр итте.

Үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаган сепаратистлар ай саен Русиядән пенсияләр түләргә 2.5 миллиард сум алып тора. Бу хакта Bloomberg хәбәр агентлыгы "Донецки халык республикасы" җитәкчелегендәге үз чыганакларына таянып белдерде. Иминлек сәбәпле аларның исемнәре хәбәр ителә алмый, диелгән бу белдерүдә.

Мәскәү Украинаның көнчыгышындагы низагка катнашы булуын кире кага, Донбасска бары тик һуманитар ярдәм җибәрелә дип белдереп килә.

Bloomberg - дөньяның 73 илендә 150дән артык бүлекчәсе булган ,беренче чиратта икътисадка кагылган яңалыклар турында язучы иң зур һәм бәйсез мәгълүмат агентлыкларының берсе.

XS
SM
MD
LG