Чонгарда такси йөртүчеләр блокадага протест белдермәкче иде
28 октябрь Украина белән Кырым арасында йөрүче таксистлар бер айдан артык барган блокадага протест белдермәкче иде. Блокадада торучылар белән "сөйләшеп аңлашыр өчен" 150ләп кеше чыгарга тиеш иде, әмма чик буена билгеләнгән вакытка беркем дә килмәде.
Ленур Ислямов: "Тентүләр блокаданы туктатмаячак"
No media source currently available
Халык блокадада торучыларга хатлар яза, акча һәм ашамлыклар китерә
Кырымга керүче машиналарны тикшерәләр
No media source currently available
Кырым белән чик буенда торучыларга каршы Украина көчләре җибәрелде
Киевта Украина президенты администрациясе каршына чик буенда полициянең көч куллануына ризасызлык белдереп 200ләп кеше чыкты. Чаплынка чик буе ноктасында блокадада торучы кырымтатарларга каршы 500ләп хәрби китерелде. Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров һәм Югары рада депутаты Мостафа Җәмилев Украина президенты Петр Порошенко белән очрашты. Порошенконың "кырымтатарларга каршы көч кулланмаячак", дигән. Чик буенда бәрелешләрдә ATR телевидениесе журналисты һәм операторы яраланды.
No media source currently available
Чаплынкада бәрелешләр
Кырымда ут бетте
Киевта җыелган халык янына Мостафа Җәмилев килде