Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл ачылачак


Буласы һәйкәлгә беренче таш салу тантанасы
Буласы һәйкәлгә беренче таш салу тантанасы

Ул ачылган очракта Казакъстанда татарга куелган өч һәйкәл булачак: Җаекта, Өскәмәндә һәм Семейда.

Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендә урнашкан Семей (Җидепулат) шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Булачак һәйкәлгә таш салу тантанасы 20 сентябрьдә булды.

Һәйкәлне булдыру идеясен җирле эшкуар, шәһәр мәслихәте депутаты Рафаил Хаҗипов күтәреп чыга. Таш салу тантанасында Семейның татар җәмәгатьчелеге белән бергә Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстанның Казакъстандагы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, Семей шәһәре хакиме Ермак Сәлимов катнашты. Җырчы Фердинанд Фәтхи "Әллүки" һәм "И, туган тел!" җырларын башкарды.

Һәйкәлне кую бәясе якынча 4 миллион казакъ тәңкәсе (Русия рубле белән – якынча 950 мең сум) тәшкил итер дип көтелә. Акчаны халыктан җыялар.

Һәйкәл Иртыш яр буенда урнаштырылырга тиеш. Сынның авторы – Петербурда яшәүче Венера Абдуллина.

Бу Казакъстанда татар шагыйрьләренә өченче һәйкәл булачак. Көнбатыш Казакъстан өлкәсендәге Җаек (Уральски) шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл бар. Ә Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе башкаласы Өскәмәндә (Усть-Каменогорски) Муса Җәлилгә һәйкәл быел июнь аенда ачылды.

Семейда 340 мең кеше яши. Шуларның якынча 10 меңе – татарлар.

XS
SM
MD
LG