Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Мәҗит Гафуриның 135 еллыгын бәйрәм итәләр


Мәҗит Гафури җәмәгате Зөһрә һәм балалары белән
Мәҗит Гафури җәмәгате Зөһрә һәм балалары белән

22 сентябрьдә шагыйрь каберенә чәчәкләр салыначак.

Русиядә Әдәбият елы үткәрелү уңаеннан Башкортстан җәмәгатьчелеге башкорт һәм татар халыкларының уртак әдибе, халык шагыйре Мәҗит Гафурины искә ала. Аның тууына быел 135 ел тулды.

Юбилей чаралары 22 сентябрьдә М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры янындагы һәйкәл буенда башлана. Шуннан соң бәйрәм кунаклары әдипнең каберенә юл тотачак. Ә инде аннан соң Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йортында әдәби-музыкаль кичә башланачак.

Бәйрәмгә язучылар, шагыйрьнең якташлары, мәктәп укучылары, студентлар, Уфаның иҗат коллективлары чакырулы.

Татарстанда исә Мәҗит Гафурига багышланган юбилей чаралары үткәрелмәде.

Мәскәүнең "Бердәмлек" татар яшьләре оешмасы 21 февральдә Гафурига багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

XS
SM
MD
LG