Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уку елы башын чигергәнгә генә халык диңгезгә агылырмы?


Русия курортларына ашыгыч рәвештә халык тутырырга кирәклеген аңлыйм, ләкин Путинның 1 сентябрьне күчерү-күчермәү күрсәтмәсе безнең ише халыкның кылын да селкетмәгәндер дип төп-төгәл беләм. Һәрхәлдә "ура!" кычкыручылар юк, социаль челтәрләрдә бу хакта кызып-пешеп бәхәсләшүчеләр, фикер алышучылар да әлегә күренми.

Ә ник сөйләшмиләр бу хакта? Чөнки, беренчедән, 1 сентябрь үтте инде, укулар башланды, кызыгы бетте. Ә киләсе ел кайчан була да, әллә кабул итәләр әле ул канунны, әллә юк. Икенчедән, гади халык өчен моның актуальлеге шуның кадәр генә. Сер түгел, гаилә-гаилә төялешеп диңгезгә баручылар – бик сирәк күренеш. Халык турында борчылып, "диңгезгә, бәрхет сезонына барырга иркенрәк вакытлары булсын өчен" дип уку елының башын күчерүне, минемчә, Русия халкының күпчелеге үзенә карата мыскыл итү дип кабул иткәндер дә әле.

Балаларын диңгезгә җәй көне алып бара алмаган ата-ана 1 сентябрьне күчерделәр дип, көз көне алып бара ала мени инде? Юк! Алып бара алмый, хет Яңа елга кадәр сузсалар да. Әгәр дә мәгәр кабул ителә калса, бәрәңгене иркенләбрәк алырбыз, ярар, хет шул файдасы булыр дип әйтер инде халык.

Гаилә корып өлгермәгән яшь кешеләрнең дә аерым бер өлеше генә диңгез курортларына барырлык хәлдә. Ә гаиләле кешеләрнең күпчелеге очын-очка ялгап булмаса да, хәерчерәк яши. Без балаларыбыздан сорашып торабыз – быел классташларының берсе дә диңгезгә бармаган. Бер малайны исәпләмәгәндә – анысының әбисе Сочида яши икән, шунда кунакка барганнар. Ну монысы авылга, әби янына кайту кебек инде, курортка бару түгел. Былтыр бер кыз барган иде бугай, ләкин гаиләдә ул бердәнбер бала икәнлеген исәпләгәндә, шаккатмалы түгелдер. Ә болай – дәррәү кубып диңгезгә йөрүчеләр юк.

Безнең гаилә өчен дә әлеге мәсьәлә көн кадагындагы сорау түгел, чөнки өч баланы сөйрәп, диңгезгә ничек барып җитәсең дә, ничек кайтып җитәсең? Бәлки кайберәүләр шикелле, балаларны әбиләренә аткарып, икәүләп кенә җыенып чыгып китеп тә булыр иде. Ләкин балалар бармагач, алар диңгезне күрмәгәч, миңа бу ялның бернинди мәгънәсе калмый. Менә шундый инде мин.

Икенчедән, Путин әфәнде ни дияр? Ул бит каникулларны күчерә-күчерә, диңгезгә балалар белән бергәләшеп барырыга куша. Ник балаларыгызны диңгезгә, Русия курортына алып килмәдегез дип, туры бәреп сорасалар, ни дип җавап тотарсың?

Яз башында андый уй бар иде, дөресен генә әйткәндә – гаилә белән Кара диңгез буена барып кайту. Иремнең абзасының гаиләсе Анапада, нәкъ диңгез буенда йорт сатып алган, бик чакырган иде, хет бер айга килегез дигән иде. Башта кызыктык, аннары сүрелдек. Санаулы гына җәй көннәрен безнең халык сырт кыздыруга сарыф итәме инде, җә?

Йорт салып маташабыз, балаларны "Сәләт"кә җыясы бар, аннары каршы аласы, аннары әбиләргә кайту. Анапага бару-кайту өчен поезд билеты бәяләрен дә, анда торырга кирәкле чыгымнарны да исәпләп карагач, шактый сумма җыелганын чамаладык. Юлга гына да 45-50 мең сум кирәк икән. Ә Анталия ише төрек курортларын Русия курортларыннан очсызрак дип әйтсәләрдә, ике кешегә генә дә чама белән 75-80 мең сум акча тотыла икән.

Гади халык ничек бара алсын? Бер ел ук булмаса да, ярты еллык хезмәт хакы бит бу! Кыскасы, быел да булмады. Шуның белән җәй үтә дә китте. "Ярар, киләсе елга барырбыз әле", дип тагын утырып сөйләшәбез дә, шуның белән онытыла, укуга чумабыз.

Ике ел элек танышларыбыз, 8 балалы гаилә, тәвәккәлләп "кеше шикелле" диңгезгә барырга уйладылар. Ана кеше 100 мең кредит алды, Кара диңгездәге кайсыдыр шәһәргә бардылар инде, ләкин вәт каһәр, – нәкъ салкын, яңгырлы көннәргә туры килгәннәр! Ярты баласы чирләп, маңкалап беткән. Диңгезгә керү турында сүз дә булмаган инде. Шуннан кайтып, шактый вакыт рәткә килә алмыйча йөрделәр. Барып чыкмаган ялның кредитын да капларга кирәк бит!

Ә болай уйлап караганда, әлбәттә, менә дигән идея – уку елын соңгаракка күчерү! Сентябрь шәп тора, кояшлы, бик матур көннәр. Халык хуҗалыкта эшләп кинәнә, кирпеч салырга да бик уңайлы. Русия курортларына җибәрәселәре килә икән, без бармас идекме? Әлбәттә, барыр идек! Ярты сентябрь диңгездә ятыр идек, ләкин уку елының башын күчерү белән генә чикләнмәсен иде бу башлангыч. Сентябрь аенда мәктәп укучыларына поездларда бушлай йөрү булсын иде. Күп балалы гаиләләр өчен юллама бәяләренә яртылаш ташлама булса да, комачауламас иде. Мәктәпкә 1 октябрьдән барырга без шул очракта ун куллап риза!

Лилия Сөнгатуллина
журналист, Казан

XS
SM
MD
LG