Фәнне алга этәрә торган ысулларның берсе булып кеше хыялы, фантазиясе тора. Еш кына әкиятләрдән, фантастик китаплардан ниндидер тылсымлы, реаль булмаган күренешләр, предметлар соңыннан чынбарлыкта фәндә реальләшә.
Соңгы елларда төрле илләрдән физик-галимнәр объектларны һәм кешеләрне яшерә алган күзгә-күренмәс чапан булдырырга тырышалар. Гадәттә, аларның кулланылышы бик чикле була – алар йә махсус температурада, йә махсус физик шартларда гына эшлиләр.
Әйтик, 2012 елда словак һәм испан галимнәренең магнитлы күзгә күренмәс чапан ясавы турында хәбәр ителгән иде. Ферромагнетик һәм уздыргычның циллиндрик катламнары комбинациясе магнит кырдан теләгән объектны яшерергә мөмкинлек бирә.
Бу юлы Беркли шәһәрендәге Калифорния университеты галимнәре чын күзгә күренмәс чапан ясады. Ул төрле формадагы нанообъектларны күздән һәм камералардан яшерә ала. Аның калынлыгы нибары 80 нанометр. Моның турында Америка галимнәре Science журналында бастырган мәкаләдә яза.
Калифорния университеты галиме Сян Чжан (Xiang Zhang) хезмәттәшләре белән инде озак еллар бу чапанны ясау юнәлешендә эш алып бара. Биш ел элек алар объектларны инфракызыл уттан яшерергә өйрәнделәр. Һәм бу ачышны кеше күзенә “күчерергә” тырыштылар.
Бу чапан алтыннан торган кечкенә наноантенналардан тора, формасы белән алар кечкенә кирпечләргә охшаш. Алар плазмон резонаторлар дип атала. Бу махсус структуралар ярдәмендә, аларга төшкән ут электроннарның коллектив тирбәнүенә әйләнә һәм аны кире җибәрә. Бу резонаторлар чапанга төшкән яктылыкка сибелергә мөмкинлек бирми, шуңа күрә чапанны күреп булмый. Моның урынына нурлар йә кире кайтарылалар, йә аның аша узалар.
“Беренче тапкыр без 3D объектны күренгән яктылыктан яшерә алдык. Безнең наночапан үзенчәлекле тирегә охшаган. Киләчәктә аны зуррак итеп, макродөнья объектларын да яшереп булачак”, дип белдерде Сян Чжан.
Бу яңа ачышны куллану өчен ниндидер махсус көйләүләр, җиһазлар яки энергия чыганаклары кирәкми. Бу чапанны куллану шактый зур файда бирергә мөмкин, дип белдерә галимнәр. Мисал өчен, компьютерларда һәм телефоннарда иминлек максатыннан микросхемаларны яшереп булачак.