Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тиз йөрешле Мәскәү-Казан тимер юлы 2018 елда ачылмаячак


Тиз йөрешле юл хәзерге "Казан-2" вокзалына киләчәк
Тиз йөрешле юл хәзерге "Казан-2" вокзалына киләчәк

Төзелешне 2020 елда тәмамларга уйлыйлар. Поездлар Казаннан да, Мәскәүдән дә түгел – Түбән Новгородтан идарә ителәчәк.

Узган атнада Владимир өлкәсендә Мәскәү-Казан тиз йөрешле юл төзелеше башланды дисәк тә була. Төгәлрәк әйтсәк, булачак юлның 71нче чакрымында инженер-геологик эзләнүләр башланып китте. Нәкъ менә шушы җирдә тиз йөрешле юлның ике чакрымлык күпере төзеләчәк.

Владимир шәһәренең тимер юл вокзалында исә булачак тиз йөрешле юлга багышланган күргәзмә оештырылган. Күргәзмәдән күренгәнчә, "Мәскәү-Казан" юлын "Мосгипротранс", "Нижегородметропроект" һәм Кытайның “CRCC” ширкәтләре төзиячәк.

Дөньяда тиңе булмаган юл

Иң зур ачыш - яңа тимер юл бер үк вакытта кешеләр өчен дә, йөкләр ташу өчен дә төзелә. Ягъни Мәскәү-Казан тиз йөрешле юлында юлчылар белән бергә контейнерларны ташучы поездлар йөриячәк. Әлегә мондый юллар Европада да, Япониядә дә, Кытайның үзендә дә юк.

Мәскәүдән Казанга барып җиткәнче җәмгысе 180 күпердән чыгасы, 10 станцияне узасы була. 770 чакрым араны тиз йөрешле поезд 3 сәгать 30 минутта узачак (хәзер Казаннан Мәскәүгә поездда 12-14 сәгать барасы). Ягъни уртача тизлеге сәгатенә 350 чакрым булачак.

Блогер Periskop язуынча, составлар белән идарә итү үзәге Казан белән Мәскәү арасында урнашкан Түбән Новгород шәһәрендә урнашачак. Горький тимер юлы да шушыннан идарә ителә.

Коры елга турында онытканнар

Узган атнада Русия тимер юллары ширкәтенең Татарстан Фәннәр академиясенә хат язганы билгеле булды. Янәсе, ул хатта эшкуар һәм икътисадчы Таһир Дәүләтшинның Казан аша узучы тимер юлларны шәһәрнең төньягына – Коры елга бистәсенә таба күчерү турындагы фикере Мәскәүдә кызыксыну уяткан дип язылган. 2014 ел башында Дәүләтшин Казан тимер юл вокзалын шәһәрнең төньягына – М7 юлына таба күчерергә, ә каланы чолгап алган тимер юлны җир өсте метросына әйләндерергә тәкъдим иткән иде.

Бу тәкъдим казаннарда зур резонанс тудырды. Русия тимер юлларыннан хат килеп төшкәч, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко “Казанга проект кирәк, Дәүләтшин тәкъдименә, ниһаять, реакция бар”, дип белдергән иде.

Әмма Владимир шәһәрендә оештырылган күргәзмәдән күренгәнчә, бу ниятләр чынга ашмас шикелле. Проекттан шул аңлашыла: тиз йөрешле юл Яшел Үзәннең төньягыннан узып, Гайшә һәм Залесный бистәләре аша хәзерге “Казан-2” вокзалына киләчәк. Ә анда инде “Төньяк вокзал” метро станциясе дә эшли, димәк, поезддан төшеп шундук метрога күчәргә мөмкин.

Футбол чемпионатын да читкә куйганнар

Моңарчы, тиз йөрешле юл 2018 елга – футбол буенча дөнья чемпионатына әзер булачак, дип хәбәр ителгән иде. Ләкин Кытайның “CRCC” ширкәте вәкилләре белдерүенчә, “Мәскәү-Казан” тиз йөрешле юлының проект документациясе әле бер елдан гына – 2016 елның көзенә әзер булачак.

Тимер юл үзе исә, ким дигәндә, 2020 елга гына сафка басачак. Хәзер аны футбол чемпионаты белән бәйләп карамыйлар. 2026 елга исә тиз йөрешле тимер юлының икенче өлешен салып бетерергә ниятлиләр. Ул Казаннан йә Екатеринбур, йә Чиләбегә кадәр дәвам итәчәк.

2020 елда әзер буласы тимер юл Мәскәүдән Казанга Владимир, Түбән Новгород һәм Чабаксар шәһәрләре аша узачак.

XS
SM
MD
LG