Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне багучы яңа үзәк булдырыла


Яңа үзәкнең төп максаты – милләтара низагларны булдырмау
Яңа үзәкнең төп максаты – милләтара низагларны булдырмау

Әлеге үзәк төбәкләрдәге милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтеп, вәзгыятьне Милләтләр эшләре федераль агентлыгына хәбәр итеп торачак.

Русия төбәкләрендәге төрле милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа үзәк күзәтеп тора торган булса да, милләтара вәзгыять хакында Русия хөкүмәтенә барыбер Милләтләр эшләре агентлыгы хәбәр итеп торачак. Киңәшләрне дә яңа үзәк түгел, әлеге дә баягы агентлык бирәчәк.

Төбәкләрдә яшәүче төрле халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне күзәтүгә елына 25 млн. сум акча каралган. Үзәкнең төп максаты – милләтара низагларны булдырмау.

24 сентябрьдә Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов Русия төбәкләрен милли бердәмлекне ныгыту эшләренә акчаны азрак тотарга чакырды. Аның фикеренчә, "аерым бер төбәктә үткәрелгән мондый чаралар ил күләмендә сизелми дә күренми".

XS
SM
MD
LG