Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда уртача хезмәт хакы – 28 637 сум


Халык уртача хезмәт хакының чын күләме - 15 мең сум, дигән фикердә

Ул хакта Татарстанстат оешмасы хәбәр итә. Шул ук вакытта Русиядә уртача хезмәт хакы – 33 124 сум.

Шулай да, Татарстан Идел буе федераль бүлгесе төбәкләре арасында хезмәт хакыннан беренче урында тора. Икенче урында – Пермь төбәге. Анда айлык уртача хезмәт хакы 27 400 сум тәшкил итә. Өченче урында – Самар өлкәсе: 26 347 сум.

Башкортстанда уртача хезмәт хакы – 25 мең сум.

Шул ук вакытта интернетта калдырылган комментарларның күбесендә кешеләр Казан һәм Самарда уртача хезмәт хакы 15 мең сум тирәсе дип яза.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG