Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәламәтлек турында һәр көн уйларга кирәк"


Гадел Вафин: "Сәламәтлек турында һәр көн уйларга кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:21 0:00

Гадел Вафин: "Сәламәтлек турында һәр көн уйларга кирәк"

27 сентябрь Казанда бөтенрусия Йөгерү көне үтте. Казан-Арена стадионы янында узган чарада 20 меңләп кеше, шул исәптән, түрәләр дә катнашты. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Азатлыкка сәламәт яшәү серләрен аңлатты.

Русиянең 84 шәһәрендә оештырылган "Кросс нации" дип аталган бу йөгерешнең максаты - халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, дип әйтелде. Казан-Арена стадионы янында уздырылган чарада, оештыручылар сүзләренчә, 20 меңләп кеше катнашты.

Башта 12, 8, 6, 4, 2 чакрымнарга профессионал спортчылар ярышса, 500 метрга гаиләләр һәм ветераннар, 2 чакрымга массакүләм ярышлар һәм шулай ук 2 чакрымга Татарстан түрәләре өчен дә VIP-ярышлар оештырылды.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу ярышта өч яшьлек игезәк уллары белән катнашты. Министр мондый ярышларда гел катнаша алмаса да, гадәттә спорт белән актив шөгыльләнүләрен һәм моның сәламәтлек өчен файдалы булуын белдерде.

Чарада улы белән катнашкан икенче бер түрә - Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин исә, сәламәтлек өчен елга бер мәртәбә генә түгел, ә көн саен спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген әйтте.

"Сәламәтлек турында һәр көнне уйларга кирәк. Сәламәтлек өчен көн саен җиде сәгать йокы булырга тиеш. Кан басымы проблемы булса, аны көн саен үлчәргә кирәк. Көн саен күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләр ашарга кирәк. Сәламәт булыйм дисә, кеше боларны көн саен 500 грам ашарга тиеш. Дөрес туклану кайбер көннәрдә генә түгел, һәр көнне булырга тиеш. Спорт белән шөгыльләнү дә шуның шикелле, кайбер көннәрдә генә шөгыльләнеп калынмаска тиеш.

Казанда хәзер спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Яңартылган паркларыбыз, мәсәлән. Анда махсус йөгерү юллары бар. Иренмәскә генә кирәк. Кеше тазарса аның зыяны бик күп. Әйтик, кеше бер килога тазарса, безнең кан басымы терекөмеш баганасының бер баскычына югары күтәрелә. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнүдән иренмәскә кирәк.

Мин үзем көнгә кырык минут җәяү йөрим. Эшкә җәяү барам һәм җәяү кайтам. Үземә көн саен җиде чакрым җәяү йөрергә дигән максат куйдым", дип белдерде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

XS
SM
MD
LG