Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда вакытны алга күчерү өчен имза җыялар


Мөрәҗәгать Татарстан дәүләт шурасына юнәлгән.

“Аурупалы Татарстан” блогы интернетта, change.org сайтында Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме өчен имза җыюны башлады. Моңа кадәр тәкъдим "Ачык Татарстан" мәйданчыгында урнаштырылган иде.

Мөрәҗәгать Татарстан дәүләт шурасына юнәлгән. Аның авторлары булып “Аурупалы Татарстан” блогы тора. Мөрәҗәгатьтә хәзерге вакытта Татарстанның Мәскәү вакыты белән (UTC+3) яшәве, шул ук вакытта күрше төбәкләр – Самар өлкәсе һәм Удмурт республикасы үз географик вакыты белән яшәве турында әйтелә. 23 декабрь көнне Казанда кояш 15:13-тә бата. Димәк, эш көненең яртысы диярлек караңгыда үтә, диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстанда вакыт бер сәгатькә алга күчү очрагында “Аурупалы Татарстан” өч икътисади һәм ике социаль эффектны санап чыгара. Икътисади эффектлар дип республикада энергиясен экономияләү, гражданнар өчен энергия хисапларының кечерәюе һәм көнчыгыш күршеләргә юнәлгән ширкәтләренең керемнәре күбәюе атала. Социаль эффектлар арасында юлларда әзрәк һәлакәтләр һәм халыкның саф һавада күбрәк вакыт үткәрә алуы әйтелә.

XS
SM
MD
LG