Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан вакытын бер сәгатькә алга күчерү: файдагамы, зыянгамы?


Казанның үз вакыты булырмы?
Казанның үз вакыты булырмы?

Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итәләр. Азатлык вакыт үзгәртүнең уңай һәм тискәре якларын барлый.

Хәзерге вакытта республика Мәскәү вакыты белән яши. Вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме белән "Аурупалы Татарстан" блогы чыкты.

"Удмуртия һәм Самар өлкәсе кебек күршеләр Татарстан белән бер зонада урнашкан, әмма алар Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алда яши. Татарстан хәзерге вакыт зонасының иң көнчыгышында урнашкан. Нәтиҗәдә бездә таң да иртә ата, кояш та иртә бата. Әйтик, 23 декабрьдә Казанда кояш 15:13тә бата. Татарстанның көнчыгышында урнашкан Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек шәһәрләрдә гомумән 15:01дә караңгы төшә башлый. Димәк, эш көненең яртысы караңгыда уза дигән сүз. Ә менә Мәскәүдә кояш 16:00дә бата", диелә "Аурупалы Татарстан" блогының change.org сәхифәсендә урнаштырылган имза җыю мөрәҗәгатендә.

Имзаларны җыеп Татарстан Дәүләт шурасына юлларга җыеналар.

Уңай яклары

Вакытны бер сәгатькә алга күчерергә тәкъдим итүчеләр моның биш файдалы ягын күрә.

1. Энергия сакланачак. Халыкара тикшеренүләр дәлилләгәнчә, көн озынлыгы зуррак булган саен энергияне экономияләү арта. Икътисади кризис вакытында бу аеруча актуаль диелә “Аурупалы Татарстан” тәкъдимендә.

2. Гади халык азрак түләячәк. Көн озынлыгының кичке сәгатьләр хисабына арту нәтиҗәсендә электр энергиясе азрак кулланылачак, димәк, аның өчен түләүләр дә азрак булачак.

3. Юл һәлакәтләре кимиячәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эш көне азагында якты сәгатьләр күбрәк булган саен юл һәлакәтләрендә үлүчеләрнең саны кими. 2002 елда уздырылган Коате һәм Марковиц тикшеренүе шуны дәлилләгән: кояшның бер сәгатькә соңрак батуы нәтиҗәсендә машина бәреп киткән җәяүлеләрнең саны 13%-ка кими.

4. Күбрәк ял итәчәкбез. Кешеләр гадәттә ялны кичке сәгатьләргә планлаштыра. Димәк, кояш соңрак бата торган булса, халык өчен яңа ял итү урыннары ачылачак. Өстәвенә көн озынлыгының артуы нәтиҗәсендә ачык һавада ял итүчеләрнең саны да арта икән. Ә бу инде сәламәтлек өчен файдалы.

5. Көнчыгышта урнашкан төбәкләр белән хезмәттәшлек артачак. “Аурупалы Татарстан” блогы язуынча, Татарстан икътисади бәйләнешләренең байтагы Идел буе һәм Урал төбәкләренә, ягъни Башкортстан, Чиләбе һәм Оренбур өлкәләренә туры килә. Вакыт бер сәгатькә алга күчерелсә, бу төбәкләр белән сәүдә әйләнеше 7-11%-ка артачак.

Моңа өстәп тагын берничә уңай якны атап китәргә мөмкин.

Мәскәүдән бер сәгатькә алда Удмуртия белән Самар өлкәсе генә яши
Мәскәүдән бер сәгатькә алда Удмуртия белән Самар өлкәсе генә яши

6. Башкортстан белән аерма бер генә сәгать булачак. Хәзер ике республика арасындагы вакыт аермасы – 2 сәгать. Татарстан вакытны бер сәгать алга күчергән очракта аерма нибары бер генә сәгать булачак. Димәк, ике республика халкы арасында мөнәсәбәтләр тагы да якынаячак. Башкортстанның көнбатыш районнарында яшәүче татарларга Казан вакыты белән эшләүче татар телевидениесен карарга тагы да уңайлырак булачак.

7. Мәскәүгә йөрергә җайлырак булачак. Казан Мәскәүдән бер сәгатькә алда булса, Казаннан Мәскәүгә йөрергә уңайлырак була. Әйтик, иртәнге 8дә Татарстан башкаласыннан Русия башкаласына очып киткән очракта, Мәскәүгә, хәзерге кебек 9:30да түгел, 8:30да килеп төшә торган буласың. Бер сәгать экономия дигән сүз.

8. "Казан вакыты" төшенчәсе булачак. Татарстанның үз вакыты булса, иртәме-соңмы халык теленә "Казан вакыты" дигән төшенчә керәчәк. Бу исә республиканың азмы-күпме мөстәкыйль булуын күрсәтеп торчак.

Тискәре яклары

Шул ук вакытта Татарстанда вакыт үзгәрүнең кире яклары да бар.

1. Кояш иртәнге сәгать 9да чыгачак. Кыш көне, әйтик, югарыда мисал итеп китерелгән 23 декабрьдә Казанда кояш 8:12дә түгел, 9 сәгать 12 минутта чыгачак. Иртүк эшкә барып җиткәч тә, әле һаман караңгы булачак дигән сүз.

2. Көнбатыштан Казанга кайтырга җайсыз булачак. Казанда вакыт бер сәгатькә алга күчерелсә, Татарстанның көнбатышыннан, әйтик, Мәскәүдән Казанга барганда бер сәгать югалачак. Мәсәлән, кичке 10да Мәскәүдән Казанга очып киткән очракта, Казанга, хәзерге кебек 23:30да түгел, 0:30да килеп төшә торган буласың.

3. Мәскәү телевидениесе тапшыруларын вакытында карап булмаячак. Хәзер Самар өлкәсе һәм Удмуртия Мәскәү тапшыруларын “дөрес булмаган” вакытта карый. Әйтик, Мәскәү кичке алтыда күрсәткән яңалыкларны Ижау белән Самар халкы җирле вакыт белән кичке җидедә карый.

4. Түрәләргә уңайсыз. Федераль дәрәҗәдә электрон элемтә чаралары белән үткәрелә торган киңәшмәләр Мәскәү вакыты белән уза. Казан бер сәгатькә алга китсә, түрәләргә соңга калып эшләргә туры килергә мөмкин. Әйтик, Мәскәү вакыты белән 17:30га билгеләнгән киңәшмә Казан вакыты белән 18:30да башлана торган булачак.

Әстерхан да алга китәргә тели

Хәзерге вакытта Русиядә 11 вакыт зонасы бар. Мәскәүдән бер сәгатьлек аерма белән әлегә өч кенә төбәк яши: Калининград өлкәсе (бер сәгать артта) һәм Удмуртия белән Самар өлкәсе (бер сәгать алда).

15 августта Әстерхан өлкәсе думасы Русия Дәүләт думасына өлкәдә вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Русия Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников әстерханнарның бу тәкъдимен тәнкыйть утына тотты. Әлегә Мәскәү депутатлары Әстерхан керткән тәкъдимне карамады.

XS
SM
MD
LG