Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флоридада төркиләр бердәмлеге оешырга мөмкин


Флорида татарлары Айнур Тимерханов белән (ак күлмәктә) очраша. 25 сентябрь 2015
Флорида татарлары Айнур Тимерханов белән (ак күлмәктә) очраша. 25 сентябрь 2015

Флорида татарлары Татарстаннан тел галиме Айнур Тимерханов белән очрашты. Киләчәктә дә төрле очрашуларны дәвам итәргә, төрки халыклар белән аралашып яшәргә телиләр.

Кушма Штатларның Флорида штатында яшәүче татарлар 25 сентябрь көнне Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов белән очрашу үткәрде. Анда Татарстандагы мәктәпләрдә татар һәм урыс телләрен тигез дәрәҗәдә укыту турында да сөйләштеләр.

Татар оешмасына кергән берничә активистның Флоридада төрки бердәмлек булдыру теләге бар. Азатлык аларның берсе – Флориданың Майами янындагы Бока Ратон шәһәрендә җиде ел гомер кичерүче Мәдинә Әбсәләмова белән сөйләште.

– Айнур Тимерханов белән очрашу алдан планлашытырылган чарагыз идеме?

– Без берәр кеше килә калса, аның белән очрашып, сөйләшеп, үзебезгә күбрәк мәгълүмат алып калу ягын карыйбыз. Табигать кочагына чыгып ашап-эчеп кенә түгел, ә үзебезне мәдәни яктан күтәрәсебез, мәгърифәтлерәк итәсебез килә.

Узган ел АКШның Висконсин-Медисон университеты галиме Юлай Шамилоглы белән дә шулай булды. Ул Флоридага үз эшләре белән конференциягә килде һәм без бу форсаттан файдаланып, очрашу үткәрдек. Ул татарларга бер семинар да оештырып китте.

Айнур Тимерханов
Айнур Тимерханов

Минем ирем, Ренат Шәйхетдинов Айнур Тимерханов, галимнәр буларак, танышлар. Кайбер сорауларыбыз булганга, миңа һәм башка татарларга да тел галиме белән очрашу кызык иде. Тимерханов әле күптән түгел генә АКШка күченеп килгән Якуповларның бик якын дуслары, ул алар янына җәйге ялга килгән иде.

Тимерхановның лингвист, татар теле белгече булуын белеп, мондый мөмкинчелекне берничек тә кулдан ычкындырмаска тырыштык. Дөрес, чарабызда әллә ни күп кеше түгел иде, 15-ләп булдык. Без аны үзебезнең тормыш белән таныштырсак, ул безгә татар теле һәм аның бүгенге хәле турында күп әйбер сөйләргә өлгерде.

– Кушма Штатларда яшәүче татарларны тел мәсьәләсендә нинди сораулар күбрәк кызыксындырды соң?

– Күбесенчә, монда күпләр татар телен һөнәри яктан өйрәнгән кешеләр түгел. Ни генә сөйләмәсеннәр, безгә һәрнәрсә кызык. Күбебез татарча газетларны да еш укымый, интернеттагы татар челтәрләренә керергә дә вакыты юк.

Тимерханов институтларында башкарылган эшләргә тукталды. Бу институт хәзер төрле сүзлекләр бастыра. Аны чыгару өчен дөньяның төрле җирләрендә яшәгән татарлар белән элемтәгә керәләр. Минем бер дә ишеткәнем юк иде, Ирандагы татар авылларына барып, аларның телләрен ничек саклап калуларын тикшергәннәр.

Урысларның татар телен өйрәнүе бик күп төрки телләргә юл ача

Без аннан Татарстанда татар теленең нинди дәрәҗәдә булуы турында сорадык. Татарстандагы мәктәпләрдә татар теле дәресләре турында сөйләштек. Татар һәм урыс теле дәресләренең тигез укытылуы республикада яшәүче кайбер халыкларның, аерым алганда, урысларның күңелләренә хуш килмәве турында да сүз булды. Урыс теленнән БДИ биргәндә татарстаннарның Русиядәге башка төбәкләр белән чагыштырганда югарырак дәрәҗә алуы турында сөйләде ул. Димәк, татарча укыту бүген республикадагы белем алуда бернинди дә проблем булып тормый.

Минем шәхси фикерем, калганнар да шулай уйлый дип уйлыйм, Татарстанда татар һәм урыс дәүләт телләре тигез дәрәҗәдә булырга тиеш. Лингвист буларак та, яңа тел өйрәнүнең икенче телләргә зыян китермәвен беләм.

Мәдинә Әбсәләмова
Мәдинә Әбсәләмова

Без үзебез дә гаиләдә ике телдә, татарча һәм урысча сөйләшәбез. Ирем Ренат урысча сөйләшә, ничек кенә итмә, бу – чынбарлык. Татар теле – әни телебез, безнең мәдәният, безнең байлык һәм безне үткәнебез белән бәйли торган бер чылбыр.

Минем кызыма әле биш яшь кенә. Испан булмасак та, мәктәпкә баргач, испанча өйрәнүен дә телим. Күршебез испан, аңа да Зифа белән испанча сөйләш дип әйтәм. Кызыбыз кайвакыт инглизчә, кайвакыт испанча сөйләшергә тырыша. Татарстанда урысчаны болай да өйрәнәбез бит, ул өстенлектә, шуңа күрә, урысларның да татар телен өйрүне бик күп төрки телләргә дә юл ача.

– Флорида татарлары алга таба нинди чаралар планлаштыра соң?

– Кыш көне Флоридада да икенче тапкыр Сабантуйны оештырырга планлаштырабыз. Табигатькә чыгып җыелып утырулар да булыр дип уйлыйм.

Монда, Флоридада, урысча сөйләшә торган бик зур төркем бар. Алар элекке советларга караган илләрдән килүчеләр. Алар арасында татарлыгын белгән һәм шулай ук урыс мәдәниятен генә үз иткән татарлар да бар. Бик күп казакълар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар бар.

Төрки очрашулар американнарга да кызык булачак

Минем һәм тагын берничә активистның төркиләр белән бергә төрле очрашулар оештырырга дигән хыялым бар. Алар белән очрашулар бик кызык булачак, чөнки казакълар арасында әтисе, йә әнисе татар булганнар да бик күп. Әгәр без алар белән төрки чаралар уздырсак, бу кызык булачак. Мондагы бөтен татарлар да моның белән килешеп бетәрме, әлегә әйтә алмыйм.

Берничә казакъ дуслар белән сөйләштем. Бу фикер аларга да бик ошады. Дусларыбыз арасында очрашырга урын тәкъдим итүчеләр дә бар.

Әгәр бу кичәләргә американнарны да чакырсак, аларны үзебезнең мәдәният белән таныштырсак, әйбәт була бит. Инде киләсе айда казакъларның кемнәр булуын, аларның көйләрен, ризыкларын аңлатсак, ә инде өченчесен азәрбайҗаннарга багышласак – байлыгыбыз артачак һәм американнар да безнең турында күбрәк беләчәк.

Әлеге берлекне оештыруны социаль челтәрләрдә башларбыз дип уйлап торам. Бәлки, "Флорида төркиләре" дигән исем бирербез. Аңа казакълар да, башка төрки халык вәкилләре дә кушылырга мөмкин. Әмма безнең бу төрки очрашулар Флорида татарларының үз чараларына комачау итмәячәк, ниләр планлаштырган булсак, барсын да үткәрәчәкбез.

XS
SM
MD
LG